Элекке вакытларда игеннәр өлгерүен, уракка чыгарга вакыт җиткәнме, юкмы икәнлеген авылның өлкән, тәҗрибәле картларыннан сорашып, белешеп торганнар.Урак башлануның үз ырымы булган.Кулы ,,җиңел” кеше кырга чыгып, уракны беренче булып башлап куярга тиеш, дигәннәр.Уракны бер кешедән,уңганрак кешедән башлатканнар. Кайсы кеше атнакич көнне, кайсы базар(ял) көнне уракны башлаган.Усал кешеләр караңгыдан чыгып башлап куйганнар. Андый беренче башлап куючылар турында авыр куллы булды, дигәннәр.. Эшне башлау авыр түгел, ә тәмамлау авыр, дип әйтсәләр дә, һәр эшнең башлануына безнең ата-бабаларыбыз аерым әһәмият биргәннәр.
Урак өсте-озын эш. Ул кешегә генә түгел, табигать көчләренә дә бәйле.
Яңа Мичән мәдәният йорты авыл мәдәният йортының “Нур” фольклор ансамбле әгъзалары белән халык гореф-гадәтләрен, йолаларны популярлаштыру, саклау һәм үстерү максатыннан “Урак уру, көлтә бәйләү” йоласын башкардылар. Бергәләп җырлый-җырлый урак уруны, көлтә бәйләүне һәм ашлык сугуны күрсәттеләр.
Урак өсте йоласы -бу гасырлар дәвамында тамырланган матур йола гына түгел, җиргә һәм игенчеләргә хөрмәт, халык традицияләрен, туган җирне ярату һәм хөрмәт итүнең, үсеп килүче буын патриотизмын тәрбияләүнең ачык мисалы.
Чыганак: rdk-saby