tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сембернең татар бистәсе
Сембернең татар бистәсе

Сембернең татар бистәсе

Сембер шәһәре Иске татар бистәсенең тарихи кыяфәтен өлешчә яңадан торгызу буенча эшче группа – тарих фәннәре кандидаты Римма Вильданова, татар бизнесменнарының “Сембер” клубы президенты Эльмира Алиакберова һәм Ульяновск мөфтияте вәкиле Илдар Мингалеев Федерация урамында очрашып, эшче төркемнең беренчел бурычларын билгеләделәр.

“Ульяновск шәһәренең хәзерге Федерация, Марат, Островский урамнары кисешендә җәяүлеләр өчен даими экскурсион маршрут оештыру турында килештек. Шулай ук Сембернең Иске татар бистәсе урамнарында урнашкан объектлар күрсәткечен яңадан булдыру күздә тотыла. Федерация урамында тематик арт-объектлар – иске татар бизәкләре һәм мөселман хаттасы стенасын, эскәмияләр, информацион стенд булдыру турында уртак фикергә килдек”,- ди Римма Вильданова.

Эшче группа чаралар планын әзерләгәннән соң, шәһәребезнең татар-мөселман җәмәгатьчелеге исеменнән Сембер шәһәре Иске татар бистәсенең тарихи кыяфәтен өлешчә яңадан торгызу проектын Ульяновск шәһәренең архитектура комитетына тәкъдим итәргә ниятли.

“Революция һәм аннан соңгы вакыйгалар Сембер шәһәре тарихын төрлечә үзгәртеп бетергәннәр. Әлеге үзгәрешләр шәһәр киңлегенә дә, каланың архитектур кыяфәтенә дә калыгып үткән. Урам исемнәре, биналарның милекчеләре һәм алардан файдалану максатлары – болар барысы да яңа тарих ихтыяҗларына яраклаштырылган. Шуңа да карамастан, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән күп тарихи һәм истәлекле биналар сакланып калган. Алар болгар-татар халкының бай тарихи мирасы, данлыклы үткәне хакында сөйли. Безнең халкыбыз шушы җирдә, шушы туфракта, шушы калада көн күрү белән генә чикләнмичә, шәһәрне торгызуга һәм үсеш юлыннан алып баруга бәһасез өлеш керткән дип горурланып әйтә алабыз”,- ди “Сембер” клубы җитәкчесе Эльмира Алиакберова.

Р.НИГЪМӘТЛЕ.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*