tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия мөселманнары Диния нәзарәте Йолдыз авылында йорт төзелешен башлап җибәрде
Россия мөселманнары Диния нәзарәте Йолдыз авылында йорт төзелешен башлап җибәрде

Россия мөселманнары Диния нәзарәте Йолдыз авылында йорт төзелешен башлап җибәрде

Курган өлкәсе Йолдыз авылында янгыннан зыян күргән йортларны торгызу, яңа йортлар салу эше дәвам итә.

Бүгенге көндә Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин җитәкчелегендә Россия Федерациясе Диния нәзарәте авылда йорт төзелешен башлап җибәрде: өйнең нигезе салынды, төзелеш материаллары кайтартылды.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Курган өлкәсенең янгын булган Йолдыз авылында татар эшмәкәрләре һәм иганәчеләр ярдәме белән 10 йорт төзелә. Шулай ук “Татнефть” ширкәте янгыннан зыян күрүчеләргә үз хисабына 18 йорт төзи. Нижневартовск эшмәкәрләре Хәсәнова Рина ханыма төзегән йорт инде әзер дияргә дә була. Шулай ук биредә Фәтхуллиннар гаиләсе өчен йорт төзелеше эшләре дә ахырына якынлаша. Әлеге гаиләгә өйне Самара өлкәсе эшмәкәрләре төзи.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*