tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балык Бистәсе районында беренче тапкыр “Бистә шәле” фестивале узды
Балык Бистәсе районында беренче тапкыр “Бистә шәле” фестивале узды

Балык Бистәсе районында беренче тапкыр “Бистә шәле” фестивале узды

19 август көнне Балык Бистәсе районында беренче тапкыр “Бистә шәле” республика хатын-кызлары һөнәрчелеге халык фестивале узды. Фестивальне оештыручылар районның Башкарма комитеты,ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм ТРның мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге.
Гомер-гомергә районның Күгәрчен авылы хатын-кызлары шәл бәйләү осталыгы белән дан тоткан. “6 яшьтә инде шәл бәйли идек. Бераз үскәч, китапны да шәл бәйли-бәйли укырга күнектек”,- дип сөйли Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсе районы җирле бүлеге җитәкчесе Илвера Ширияздан кызы. Тора-бара барлык авыллар да әлеге кәсепкә керешә. Фестивальдә моңа кабат инанасың. Кемдер үзенең килен булып төшкәч каенанасына бәйләп бүләк иткән 32 еллык шәлен алып килгән, музейдагы 1972 нче елгы шәл дә күргәзмә түрендә, фестиваль өчен махсус бәйләнгән ак мамыклы “Бистә шәле” дип язылганы “Иң креатив шәл” бәйгесендә гран-прига ук лаек булды! Остасы – Ямаш авылыннан Исламия Сафина. Үзәк мәйдан буйлап сузылган күргәзмәдә кулдан бәйләнгән нәрсә генә очратмыйсың! Бияләй-оекбаштан башлап, шарф, косынка, шәл һәм хәтта одеялога хәтле бар. Данлыклы Оренбург шәле осталары да читтә калмаган, натураль тау ташлары кушып бәйләнгән 2,20 метрга 2 метр зурлыктагы 120 мең сумлык шәлләрен алып килгән! Ә мәйдан уртасына 75 шәлне кушып бәйләгән рекорд шәле чыккач, бар да ах итте!

“Иң тиз бәйләүче” бәйгесендә исә 20 оста арасында көрәшнең иң кызган мәле булгандыр. 25 метрлы җепне сыйфатлы итеп иң тиз бәйләп бетерүче 4 җиңүче ачыкланды. Кулларга күз иярми, ул арада баянчыга кушылып җырлап алырга да өлгерәләр, көч бирүчеләр әйләндереп алып әйдәкләп тора! Бу бәйгедә Олы Укмас авылыннан Гүзәл Хисмәтова иң җитезе булып чыкты.
Барлык җиңүчеләрне Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис

Сатдинов, ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тәбрикләп,истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм бизәге булып районның һәм республиканың төрле районнарыннан җыелган фольклор коллективлары чыгыш ясады. Республикабызның моңлы сандугачлары Сиринә Зәйнетдинова һәм Зәринә Хәсәншина бар мәйданны җыр-моңга күмде. Балык Бистәсенең авылларында пешерелгән 26 төр кабартмадан авыз итәргә мөмкин иде.
Шулай итеп 2023 елда Балык Бистәсе районының “Бистә шәле” дип исемләнгән үз бренды туды!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*