tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев «Ихсан» иҗтимагый мөселман үзәгендә булды
Васил Шәйхразыев «Ихсан» иҗтимагый мөселман үзәгендә булды

Васил Шәйхразыев «Ихсан» иҗтимагый мөселман үзәгендә булды

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Калининград өлкәсенә эш визиты кысаларында «Ихсан» иҗтимагый мөселман үзәгендә булды.  Мәчет 2006 елда Калининград өлкәсе мөселманнары тарафыннан төзелгән.

Милли Шура рәисе мөселман үзәге бинасы белән танышты. Ул татар телен, милли традицияләрне, динне саклауның мөһим бурыч булуын билгеләп үтте. Шулай ук Васил Шәйхразыев мөселман үзәгенә Изге Коръән китабын бүләк итте һәм монда урнашкан Советлар Союзы геройларына багышланган мемориалга чәчәкләр салды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*