Кесә телефоннары белән видео төшерергә һәм аны монтажлап, киң җәмәгатьчелеккә кино форматында тәкъдим итәргә яратучылар өчен узган елның башында Мәскәүдә яшәүче суыксулы Наил Аксянов үз телеграм каналында “УраZкиноФест” исемле конкурс игълан иткән иде һәм 16 гыйнварда Түбән Новгород өлкәсенең Уразавыл мәдәният йортында аның йомгаклау чарасы булып үтте.
Шунда Наил Зиннәтович иң отышлы фильм авторларын атады, мәгълүмати иптәшләрен (“Туган як” белән “Авылым хәбәрләре” газеталары) бүләкләде, иҗади проектының максаты һәм файдасы турында сөйләде.
Илнар САДЕКОВ.
“Туган як” газетасы