tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Tatar Speech» татар теленә синхрон тәрҗемә сервисы эшли башлады
«Tatar Speech» татар теленә синхрон тәрҗемә сервисы эшли башлады

«Tatar Speech» татар теленә синхрон тәрҗемә сервисы эшли башлады

RuTube, YouTube хостингларында төрле телләрдәге видеоларны синхрон рәвештә татарча тавышландырып тәрҗемә итү сервисы эшли башлады. «Tatar Speech» сервисын әлеге сылтама аша йөкләп була.

«Хәзерге вакытта әлеге сервис бета-тестирование уза (продукциянең әзер версиясен интенсив куллану). Сервис камилләшсен өчен күпме вакыт узарга тиешлеген әйтә алмыйм, бу ресурсларга бәйле. Сервисны Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән хезмәттәшлектә эшлибез. Беренче чиратта, ул белем бирү оешмаларына камилләштереп эшләнер дип уйлыйбыз», – диде Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин.

Аның әйтүенчә, синхрон тәрҗемә итү сервисында ир-ат, хатын-кыз тавышларын сайлау мөмкинлеге булачак.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*