tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия Президентының Рәхмәт хаты иясе
Россия Президентының  Рәхмәт хаты иясе

Россия Президентының Рәхмәт хаты иясе

Губернатор Алексей Русских Ульяновск шәһәр Думасы рәисе урынбасары Алсу Айзатуллинага Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.

Алсу Айзатуллина 1961 елның 24 октябрендә эшчеләр гаиләсендә туа. 1979 елда Ульяновск шәһәренең 29 нчы урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлый. 1985 елда Г.В. Плеханов исемендәге Мәскәү халык хуҗалыгы институтын «Технология һәм җәмәгать туклануын оештыру» белгечлеге буенча белем ала.

2020 елның сентябрендә Ульяновск шәһәр Думасының    VI чакырылышына  депутат итеп сайлана.  Алсу Феритовна Айзатуллина «Уңыш» VI Бөтенроссия эшлекле хатын-кызлар конкурсында «Россиянең эшлекле хатын-кызларының иң яхшы вәкиле» номинациясендә  җиңү яулый.  РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының, Ульяновск өлкәсе губернаторының мактау грамоталары белән бүләкләнгән. .

А.Ф. Айзатуллинаның исеме ике тапкыр «Ульяновск шәһәренең иң яхшы кешеләре» стендына кертелгән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*