tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алар шәһит булып киттеләр
Алар шәһит булып киттеләр

Алар шәһит булып киттеләр

Үткән чәршәмбедә Самараның Җәмигъ мәчетендә махсус хәрби операциядә һәлак булган якташ мөселманнарыбызны искә алу мәҗлесе үткәрелде. Чара төбәк Диния нәзарәте инициативасы буенча оештырылган иде.

Мөфти Талип хәзрәт Яруллин сүзләренә караганда, башта мәҗлесне бер ел элек Макеевка фаҗигасында һә­лак булган Мулла авы­лы­ның яшь имамы Ирек Насыйров истәлегенә үт­кәрү ни­ят­ләнгән булган. Соңыннан, махсус хәрби опе­ра­циядә һәлак булган барлык дин кардәшләребезне дә искә алып, рухларына дога кылырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
Башта Талип хәзрәт, һәлак булган якташларыбызның ту­ганнарына мөрәҗәгать итеп, мәҗлескә чакыру һәм гаиләләренә ярдәм итү өчен үзләре турында мәгъ­лү­мат хәбәр итүләрен соралды. Кыз­ганычка, һәлак булу­чы­лар­ның барысын да барларга мөмкин булмады. Залда ча­рага килергә мөмкинлек тапкан туганнары һәм махсус операциядә катнашкан хәрбиләр җыелган иде.

Талип хәзрәт мәҗлесне башлап җибәргәндә Самара мөселманнарының илебез мәнфәгатьләрен лаеклы яклауларын, алдыбызга президент куйган бурычларны намуслы үтәүләрен билгеләп үтте. Сугыш булгач, якташ мөселманнарыбыз арасында да яраланучылар һәм һә­лак булучылар бар, кызганычка. Мөфти тол хатыннарга һәм балаларына сабырлык теләде, хөкүмәт алдындагы бурычын лаеклы үтәгән батырларыбызны мәңге истә тотарга, догадан калдырмас­ка өндәде. Шулай ук ул Югары мөфти Тәлгать Таҗетдин тарафыннан бастырып чыгарылган фәтва буенча сугыш кырында вафат булган хәрбиләрнең Аллаһы юлында динен, Ватанын һәм намусын яклаган шәһитләргә тиң булуларын искәртте.

Тарихи мәчет имамы На­ил хәзрәт Биктаев Коръән аятьләре укыды, Аллаһыдан һәлак булучыларның гөнаһ­ларын ярлыкавын, урыннары җәннәттә булуын теләп дога кылды.

Ахырда Талип хәзрәт мәҗ­лесне үткәрергә ярдәм ит­кән кешеләргә рәх­мәт­лә­рен белдерде, илдә дә, дөнья­да да тынычлык урнашуын те­ләде.

Данияр Сәйфиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*