tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Саранскида татар эшмәкәрләре утырышында катнашты
Данис Шакиров Саранскида татар эшмәкәрләре утырышында катнашты

Данис Шакиров Саранскида татар эшмәкәрләре утырышында катнашты

Саранск шәһәрендә Мордовия республикасының “Татар эшмәкәрләре клубы”  үзләренең еллык йомгаклау утырышын уздырды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

Утырышта шулай ук Мордовия Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, Диния нәзарәте вәкилләре, республиканың татар эшмәкәрләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре, төбәктә белем бирүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары бар иде.

“Татар эшмәкәрләре клубы”  җитәкчесе Гафур Абдрәшитов 2023 нче ел эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясады. Шулай ук 2024 нче елга эш планы белән таныштырды.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров үз чыгышында илебез башлыгы Владимир Путинның 2024 нче елны “Гаилә елы” дип, ә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан “Шәхесләр елы” дип игълан ителүен җиткерде. Шул уңайдан быел күптөрле проектлар тормышка ашырылачагы хакында сөйләде. Әлеге мәсьәләләр клуб эшчәнлегенең дә игътибар үзәгендә булырга тиешлеген ассызыклады. Бүгенге чараны оештырган татар эшмәкәрләренә зур рәхмәтен җиткерде.

Татар эшмәкәрләренең, иганәчеләрнең милләт язмышында зур роль уйнаганын билгеләп узды. Мисалга узган ел Курган өлкәсендә булган фаҗигане китерде. Йолдыз авылында янгын килеп чыккач, милләттәшләребезгә тиз арада ярдәм оештырылды. “Илебезнең татар эшмәкәрләре үзләренең бердәмлекләрен һәм изге гамәлләр кылырга әзер булуларын күрсәтте,”- диде ул.

Данис Шакиров чарага килгән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, әти-әниләренә илебез сагында торучы батыр уллар үстергән өчен зур рәхмәтен белдерде һәм Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.  Шулай ук балаларга милли белем һәм тәрбия бирүче мөгаллимнәр дә Рәхмәт хатларына лаек булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*