Махсус хәрби операция тирәсендәге хәлләр ике ел буе халыкны борчыган иң актуаль тема булып торалар.
Шушы көннәрдә Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшләп килүче “Ихсан” волонтерлар җәмгыяте махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм илтеп тапшырдылар. Равил Фазлетдинов җитәкчелегендәге команда, бу юлы да берничә шәһәрдә булып, ике атна эчендә мең чакрым араны йөреп кайткан. Медицина препаратлары, мобиль портатив җиһазлар, дизель генераторлары, тимер мичләр, җылы киемнәр һәм башка кирәк-яраклар белән шыплап тутырылган ике «Газель» машинасының берсе – Луганск, икенчесе Донецк Халык Республикаларындагы медицина батальоннарына тапшырылган.
Изге миссия белән сәфәргә чыккан волонтерлар, Макеевкада һәлак булган хәрбиләр истәлегенә куелган стелла янында туктап, мәрхүмнәр рухына дога кылганнар. «Безнең стелла янында әле генә өзеп алынган чәчәкләр күреп куандык, – дип сөйли Равил Фазлетдинов. – Димәк, сугыш корбаннарын монда онытмыйлар».
Равил Рәиф улы, Макеевкада туганын югалткан рус дустының үтенече буенча, андагы чиркәүгә һәм хәрбиләргә тапшыру өчен ике икона да илткән. «Аллаһы Тәгалә догаларыбызны әрвахлар рухына үзе белеп юллар. Сугыш барганда синең динең дә минем динем, дип аерып тору – юк эш ул», – дип аңлаткан рухани Георгий атакай.
Чыннан да, хәрби операциядә катнашучылар сугыш кырында хөкем сөргән дуслык, бердәмлек, ярдәмләшү турында сөйлиләр. «Мөселманнар намаз укыганда, христианнар аларның тынычлыгын саклый һәм киресенчә. Сугыш сызыгына якынлашкан саен хәрбиләр арасында гәпләшү-үпкәләшүләр юкка чыга. Солдатлар һәр минутның кадерен белеп яшиләр. Ә тыныч тормышта кешеләрне матди проблемалар борчый, юкка-барга талашалар, нидер бүлешәләр һаман. Кызганыч, рухи кыйммәтләрнең мөһимлеген авыр хәлгә калгач кына аңлыйбыз шул», – дип сөйлиләр утны-суны кичкән егетләр. Бу сүзләргә колак салырга кирәктер, дип уйлыйм.
Эльмира Сәйфуллина