tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәхмәт сезгә, кешеләр!
Рәхмәт сезгә, кешеләр!

Рәхмәт сезгә, кешеләр!

13 февральдә редакция эшләре белән Түбән Шөн авылына барганда Сасмак авылы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янын кардан чистартылганын күреп киткән идем. Соңыннан социаль челтәрләргә куелган фотографияләр аша бу эштә күпме кеше катнашканын күреп шаккатым дияргә була.

– Бигрәк бердәм инде сезнең авыл халкы, – дип сүз башладым бу эштә башлап йөргән авыл депутаты Зөләйха ханым Сәүбанова белән сөйләшкәндә.

–  Әйе, – диде ул, – бердәм. Февраль аенда Ватан саклаучылар көне, аңа хәтле Әфганистаннан совет гаскәрләренең чыгу юбилей датасы да, алай гына түгел, бу һәйкәлне без гел карап, тәртиптә тотарга тиеш бит инде. Аны кар басып китте, яныннан үткән саен шуны күреп читенсенә идем. Бәйрәмнәр якынлаша башлагач, түзми, социаль челтәрдәге авыл группасына: «Әйдәгез, кемнең мөмкинлеге бар,  өмә ясыйк әле», –  дип тәкъдим ясадым. Иртәнге унга чакырган идем, үзем килеп җиткәндә эш кайный иде инде. Кардан чистартып, себереп үк куйдылар, бар кешегә бик зур рәхмәт!

Сасмак авылындагы әлеге һәйкәл бик иске инде, кагылсаң уалып китәр сыман. Зөләйха ханым һәйкәл урынына истәлек стеласы куярга тәкъдим итә.

– Бу турыда Урта Шөн авыл җирлеге депутатлары думасы рәисе Илнур әфәнде  Дәүләтшин белән дә киңәш иттем, проектын төзеп, ни кадәр чыгым кирәк булачак икәнлеген исәпләргә кирәк булып дип сөйләштек. Ватан өчен сугышта һәлак булганнар исемлеген дә бер кат яңадан барларга кирәк, бәлки, төшеп калганнар бардыр.

Сасмак авылы, чыннан да, бик бердәм авыл. Махсус хәрби операция өчен кирәк ятьмәләрне үрергә дә анда көн дә кич кырыгар кеше җыела.

Рәхмәт сезгә, кешелекле кешеләр!

Шәмсия Хәлимова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*