tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тугыз онык әбисе
Тугыз онык әбисе

Тугыз онык әбисе

– Безнең әнигә тиздән 90 яшь тула, бер килеп китегез әле, – дип Исәй авылыннан телефоннан Розалия Заһидуллина чылтыратты. «Әнинең», «әниебез», – дип кайнанасының юбилееның хәстәрен алдан кайгыртып торган киленнең соравын ничек үтәмисең инде? Без, авыл хакимияте башлыгы Р.М.Хәйретдинова белән Исәй авылына юл тоттык.

Заманча зәвык белән җыештырылган өйдә безне Хәербанат әби белән кунаклары каршы алдылар. Исәнлек-саулык сорашкач, Хәербанат әби белән бик матур гына әңгәмә алып бардык. Әбинең хәтере яхшы булганга үзенең тормыш юлын бер дә авырсынмыйча сөйләде.

Хәербанат әби Исәй авыл Советына кергән Янавыл авылында  гаиләдә дүрт малай арасында бердәнбер кыз бала булып дөньяга килгән. Әтисе һәм олы абыйлары сугышта һәлак булганнар. Янавыл башлангыч мәктәбен тәмамлагач, колхозда эшли башлаган. Балалык еллары Бөек Ватан сугышы елларына туры килгәнлектән, яшьтән эшләргә, тормыш йөген тартырга кирәк булган.

– Хәзерге кебек урта мәктәпне тәмамлаганчы киенеп-ясанып йөрергә туры килмәде. Башлангыч мәктәптә укыганда сугыш еллары иде. Йортта да эшләдем, әнигә колхоз эшенә дә булыштым. Язын үзебезнең колхоз басуында черегән бәрәңге җыябыз, монда беткәч күрше Гәр басуына күчәбез. Аякка кигән чабатаның эче язгы изелгән балчык белән тулып аякларны өшетә иде. Әле шул су, балчык белән тулы чабатаны өстерәп өйгә кадәр кайтасы да бар. Ул вакытлар искә төшсә, әле дә тәннәр чемердәп китә, – диде  Хәербанат әби күңелсез уйларга бирелеп.

– Сугыштан соң тормышлар уңай якка үзгәрә башлады.  Унике өйле авылда үзенә бер колхоз булды. Колхоз рәисебез Шәфигулла абый халыкны ач итмәде, урыны җәннәттә булсын. Бригадирыбыз Шәйдулла Шәфигуллин да колхозчылар белән яхшы мөгамәләдә булды. Без аларга бик рәхмәтле.

Колхозларны берләштерә баш- лагач, бу авыл халкы Аджим төбәгендәге Исәй, Исәк авылларына күчеп килгәннәр. Хәзер бу авыл урынында каеннар гына ятимләнеп үсеп утыралар.  Элегрәк Янаулны сагынып җыр да чыгарганнар иде:

Туган авылым Янаул,

Калку җирдә иде ул.

Аннан күптәннән күчсәк тә,

Истән чыкмый шул авыл.

Бик сагынгач, барып карыйм,

Зифа каеннарымны.

Эч-серемне дә бушатам,

Сөйләп кайгыларымны.

Яшьтән хезмәт белән чыныгып үскән кызны, 1963 елда, Исәй авылы егете Шәрифулла гаиләләренә килен итеп алып кайта. Менә шул елдан Хәербанат рус авылы килене, бу хуҗалык эшчесе булып китә. Бераз төрле эштә йөргәннән соң, аны колхоз малларын симертүгә куялар. Шуннан лаеклы ялга чыкканчы терлекчелектә эшли. Эшли генә түгел, тырышып эшләп елдан-ел югары күрсәткечләргә ирешә. Һәр ел йомгаклары буенча Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр алуга ирешә. “Хезмәт ветераны” медале белән бергә берничә мактаулы значокларга ия була.

Тормыш иптәше Шәрифулла да үз вакытында алдынгы механизатор-комбайнчы иде. Алар икесе, совхозда тырышып эшләү белән бергә, дүрт бала тәрбияләп үстереп, тормыш юлына чыгардылар. Олы кызлары Мәймүнә Уржум ветеринария техникумын тәмамлап,  озак еллар “Аджим” хуҗалыгында мал табибы булып эшләде. Уллары Рафис Нолински авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап “Аджим” хуҗалыгында эшләде.

Икенче кызлары Римма Уржум медучилищесын тәмамлап Түбән Ивкинодагы “Сосновый бор” санаториясендә эшли. Кече уллары Ринат әтиләре кебек тырыш механизатор булды. Ринатның тормыш иптәше Розалия Мәсхүт кызы инде күп еллар Аджим урта мәктәбендә укытучы булып эшли.   Хәербанат әби менә шушы кече улы, килене белән матур гына тормыш итә. Хәербанат әби тугыз оныгына һәм 11 оныкчыгына куанып, аларга сөенеп яши.

– Шушы оныкларымның үсеп җиткәннәрен Шәрифуллам гына күрә алмады, бик иртә дөнья куйды шул, – диде Хәербанат әби авыр сулап. – Балаларыбыз бик тәртипле булдылар. Мәктәптән кайту белән кайсысы өй эшенә, кайсысы минем янга фермага килеп булыштылар. Яшьтән эшләп үскәч, бер эштән дә курыкмадылар. Аллага шөкер, тормышлары да мулдан, тәртипле, матур яшиләр. Менә бит бу йорт-җирне Ринат улым җиткерде, – дип горурланып әйтте.  – Розалия киленем дә бик уңган.Менә инде 34 ел бергә бик матур итеп яшибез, аларга тигез тормыш телим. Хәзерге томышымнан мин бик канәгать, – диде ул язмышына рәхмәт әйтеп.

Хәербанат  әби җирле матбугат белән даими кызыксынып тора. – “Дуслык” газетын чыга башлаганнан бирле бер ел да язылмый калдырганым юк, бик кызыксынып укып барам, редакциядә эшләүчеләргә күп сәлам, – диде елмаеп. Исәй авылында ул бердәнбер “Дуслык” газетасын алучы.

Хакимият башлыгы Римма Мөдәррис кызы Хәербанат әбине бик җылы котлап, бүләкләр тапшырды. Район ветераннар оешмасы җитәкчесе Л.В.Михееваның татарча шигырьләр белән язылган котлавы бик үзенчәлекле булды. Башка кунаклар да әниләрен, әбиләрен бик матур итеп котладылар. Без дә бу гаиләнең тормышына сокланып, күп бәхетле еллар теләп калабыз.

Эдуард ИСЛАМОВ.

Фотода Хәербанат әби балалары белән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*