tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уртак кайгы берләштерә
Уртак кайгы берләштерә

Уртак кайгы берләштерә

Махсус хәрби операция ти­рәсендәге хәлләр ике ел буе халыкны борчыган иң актуаль тема булып торалар.

Шушы көннәрдә Самара өлкәсе мөселманнары Ди­­ния нәзарәте каршында эш­ләп килүче “Ихсан” волонтерлар җәм­­гыяте махсус хәрби опе­ра­циядә катнашучы якташ­ла­рыбызга чираттагы гума­ни­тар ярдәм илтеп тап­­шыр­дылар. Равил Фаз­лет­ди­нов җи­тәкчелегендәге команда, бу юлы да берничә шә­һәрдә булып, ике атна эчендә мең чакрым араны йө­реп кайткан. Медицина пре­­паратлары, мобиль порта­тив җиһазлар, дизель гене­раторлары, тимер мичләр, җылы киемнәр һәм башка ки­рәк-ярак­лар белән шыплап ту­тырылган ике «Газель» ма­шинасының берсе – Луганск, икенчесе Донецк Халык Рес­пуб­ликаларындагы медицина батальоннарына тапшырыл­ган.

Изге миссия белән сәфәргә чыккан волонтерлар, Макеевкада һәлак булган хәрбиләр истәлегенә куелган стелла янында туктап, мәрхүмнәр рухына дога кылганнар. «Безнең стелла янында әле генә өзеп алынган чәчәкләр күреп куандык, – дип сөйли Равил Фазлетдинов. – Димәк, сугыш корбаннарын монда онытмыйлар».

Равил Рәиф улы, Макеевкада туганын югалткан рус дустының үтенече буенча, андагы чиркәүгә һәм хәр­биләргә тапшыру өчен ике икона да илткән. «Аллаһы Тә­галә догаларыбызны әр­вах­лар рухына үзе белеп юллар. Сугыш барганда синең ди­нең дә минем динем, дип аерып тору – юк эш ул», – дип аңлаткан рухани Георгий атакай.

Чыннан да, хәрби опе­ра­циядә катнашучылар сугыш кырында хөкем сөр­гән дуслык, бердәмлек, яр­дәм­ләшү турында сөйлиләр. «Мө­селманнар намаз укыганда, христианнар аларның тынычлыгын саклый һәм киресенчә. Сугыш сызыгына якынлашкан саен хәр­биләр арасында гәпләшү-үп­кәләшүләр юкка чыга. Солдатлар һәр минутның кадерен белеп яшиләр. Ә тыныч тормышта кешеләрне матди проблемалар борчый, юкка-барга талашалар, нидер бүлешәләр һаман. Кызганыч, рухи кыйммәтләрнең мөһимлеген авыр хәлгә калгач кына аңлыйбыз шул», – дип сөйлиләр утны-суны кичкән егетләр. Бу сүзләргә колак салырга кирәктер, дип уйлыйм.

Эльмира Сәйфуллина

Чыганак: Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*