tatruen
Баш бит / Яңалыклар / V Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
V Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

V Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә V Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Быел бәйгегә Россиянең 38 төбәгеннән һәм чит илләрдән (Азәрбайҗан, Беларусь Республикасы, Болгария, Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан) 40 меңнән артык гариза кабул ителгән.

Оештыручылар әйтүенчә, бәйгенең II этабы тәмамлану нәтиҗәсендә финалга 836 катнашучы узган. 26 декабрьдә жюри карары нигезендә барлыгы 115 җиңүче билгеләнгән. Быел шигырьләр 23 телдә яңгыраган. Беренче тапкыр чечен, серб һәм япон телләрендә эшләр каралган.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җиңүчеләрне Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. «Бәйге биш ел эчендә үзенең халыкчан икәнлеген раслады. Иң яшь катнашучыбыз Чиләбе өлкәсеннән, аңа 3 яшь, иң өлкән катнашучы – Нижневартовскидан, аңа 89 яшь. Бу саннар әдәби бәйгенең тулы хәрәкәткә әверелгәнен раслый. Муса Җәлил – халкыбызның сөекле улы, батырлык һәм каһарманлык символы», – диде ул.

«Бөтендөнья татар конгрессы җирле хакимият белән берлектә Татарстаннан читтә дә Муса Җәлилнең исемен мәңгеләштерүдә бик күп эшләр башкара. Аның исемендәге мәктәпләр, урамнар бар, бюстлары ачылды. Быел Казахстанның Җидепулат, Сәмәй шәһәрендә аның исемен урамда татар бакчасына Җәлил исемен биреп, каршындагы мәйданда бюст ачу планлаштырыла. Якутиядә дә Муса Җәлил бюсты ачылачак. Бу эшләр дәвамлы булачак», – дип әйтте ул.

Чарада махсус кунак – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы – Чулпан Җәлил бар иде.

Бәйгенең жюри рәисе – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рамил Төхвәтуллин чыгыш ясаучыларның ихласлыгына, мөнәсәбәтенә, әзерлегенә игътибар иткән. «Бу формаль дәрәҗәдә генә шигырь уку түгел. Аны аңлау дәрәҗәсе, сөйләүченең хисләре, самимилеге – күп сыйфатлары исәпкә алынды. Чын мәгънәсендә талант кешесе ярылып ята һәм күренә», – диде ул.

«Җәлилчеләр үрнәгендә безнең буын тәрбияләнеп үсте. Бүген яшьләребез шушы батырларыбыз үрнәгендә тәрбияләнә. Каһарманлык, ватанпәрвәрлек хисләрен балачактан сеңдермәсәк, соңыннан байрак күтәреп йөреп кенә бернигә дә ирешә алмыйбыз. Барыгызга да уңышлар», – дип котлады Татарстанның атказанган артисты Инсаф Абдулла.

«Жюри әгъзаларына беренче, икенче, өченче урыннарны билгеләү шактый авыр булды. Сез шушы исемлектә бар икән, һичшиксез, беренче урында. Шушы дәрәҗәгезне беренче урын итеп кабул итеп алыгыз», – диде «Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов.

Зилә Мөбәракшина

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*