tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижгарлылар күренекле шәхес, якташлары Рәшит Ваһапов елын игълан итәргә тели
Нижгарлылар күренекле шәхес, якташлары Рәшит Ваһапов елын игълан итәргә тели

Нижгарлылар күренекле шәхес, якташлары Рәшит Ваһапов елын игълан итәргә тели

Быелның 7 маенда бөек як­ташыбыз, татар халкының, чын мәгънәсендә, халык ар­тисты, 1941-1945 еллардагы дәһшәтле сугыш чорында халкыбызның рухын ныгытып, җырлары белән Бөек Җиңүгә какшамас ышаныч уятып йөргән Рәшит Ваһаповның тууына 115 ел тула. Шуны истә тотып, агымдагы елны Түбән Новгород өлкәсендә Рәшит Ваһапов елы дип игълан итик! Ел буе өлкәдә, милләттәшләребез яшәгән округларда, авылларда төрле чаралар үткәрик: концертлар, конкурслар, искә алу кичәләре, музыкаль сабантуйлар һ.б.

Әлбәттә, без шушы идея белән, беренче чиратта, Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фаттаховка чыктык һәм ул безнең бу тәкъдимне рәхмәт әйтеп хуплады.

Хәзер менә шул хакта га­зета укучыларыбыз, милли оешмаларыбыз җитәкчеләре, аеруча да өлкә татар авто­номиясе белән Нижгар татар конгрессы рәисләре фикерен ишетәсе иде, чөнки бу идея­не тормышка ашыруда алар әйдәп баручылардан булыр, дип өметләнәбез.

«Туган як» газетасы, үз чи­ратында, бүгеннән Рәшит Ваһапов турында язмалар, истәлекләр бастырырга әзер. Укучыларыбыз арасында мәшһүр шәхесне белгән-күр- гән кешеләр дә бардыр. Ә кемнәрдер аны әти-әниләре, әби-бабалары сөйләве буен­ча беләдер. Безнең өчен һәр язма, һәр фикер кадерле!

Мәсәлән, агымдагы елның 15 июленә билгеләнгән Сергач округының Кочко-Пожар са­бан туен Рәшит Ваһаповның юбилеена багышлау турында Сергач округы депутатлары советы депутаты Ирфан Шаи­пов округның җирле үзидарә башлыгы Олег Радаев белән күрешеп фикер алышты инде һәм хуплау да тапты.

Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*