tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Беләләр дә кебек, әмма белмиләр дә: Муса Җәлил һәм Илһам Шакировка багышланган мәдәният атналыгы марафоны башланды
Беләләр дә кебек, әмма белмиләр дә: Муса Җәлил һәм Илһам Шакировка багышланган мәдәният атналыгы марафоны башланды

Беләләр дә кебек, әмма белмиләр дә: Муса Җәлил һәм Илһам Шакировка багышланган мәдәният атналыгы марафоны башланды

15 февраль – татар халкының каһарман язучысы, Ленин орденына лаек булган бердәнбер шагыйребез, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең һәм татар халкын берләштерүгә бөтен гомерен багышлаган, татар моңын дөньяга танытучы легендар җырчыбыз Илһам Шакировның туган көннәре.

Шушы уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы һәм милләтебезнең затлы, зыялы шәхесләре, бөтен дөньяга сибелеп яшәүче халкыбызга мөрәҗәгать итеп, Муса Җәлил һәм Илһам Шакировка багышланган мәдәният атналыгы марафонын игълан итте.

Бу акцияне бер ел элек «Җиһангирлар» инициатив төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов белән Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина оештырган иде. Татарстан Мәдәният министрлыгы да, Бөтендөнья татар конгрессы да яңалыкны бик тиз күтәреп алды. Оештыру эшләрен Татар конгрессы үз кулына алды.

Күпләрне гаҗәпкә калдырып, быелгы чара Салих Сәйдәшевнең «Кызыл Армия маршы»ннан башланды. Моның сере дә, проект җитәкчесе Гөлзадә ханымның бер тәкъдиме дә бар икән.

– Безнең ил улы дип аталырга лаек шәхесләребез бик күп. Ни кызганыч, күпләре онытылып бара. Әйдәгез, ел саен без бу исемлеккә берәр кешене өсти барыйк. Мин Салих Сәйдәшевне дә тәкъдим итәр идем. Сәбәбе дә бар. Күренекле композиторыбызның музее ябылганга алты ел була инде. Яңасын дүрт ел эчендә төзегәннәр иде. Ниндидер сәбәпләр белән ике ел инде ачылмый тора. Бу эштә җәмәгатьчелекнең дә ярдәме кирәк дип уйлыйм, – диде ул. Акциянең исеме турында да сүз булды. Тора-бара «кызлары» сүзен дә өстәргә кирәк булмасмы икән әле? Безнең хатын-кызларыбыз арасында да күренекле шәхесләребез байтак бит, дигән фикерләр ишетелде.

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Данис Шакиров башка чараларны да искә алды.

– Инде бишенче мәртәбә Халыкара Җәлил укуларын үткәрәбез, – диде ул. – Быел Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән 816 кеше катнашты. 38 төбәктән 115ен сайлап алдык. 17 февраль көнне нәтиҗәләр ясарга уйлап торабыз. «Илһам чишмәләре» дип аталган бәйгедә җиңүчеләргә Илһам Шакиров исемендәге премияләр тапшырабыз. Бу чараларга яшьләр бик тартыла.

Бу җәһәттән сүзгә тарих фәннәре докторы Фаяз абый Хуҗин да кушылды.

– Яшьләр дигәндә, уйландыра торган нәрсәләр күп инде, – диде ул. – Менә студентлар Муса Җәлилне беләләр дә кебек, әмма тәфсилләбрәк сорый башласаң, берни белмиләр. Димәк, мәктәпләрдә ниндидер бушлык хөкем сөрә. Шулай да Илһам Шакиров моңы халык күңеленнән мәңге китмәс дип уйлыйм. Татарны җыр, моң саклый дип юкка гына әйтмиләрдер ул. Ә күз уңыннан югала баручылар, чыннан да, күп. Мәсәлән, СССРның халык артисты Азат Аббасов. Онытыла бара кебек. Бу хәлне булдырмас өчен бик киң, бай, күренекле шәхесләребез турында сөйләрлек театр һәм музыка сәнгате музее кирәклеге көн кебек ачык. Бу хакта узган ел да сүз кузгаткан идек, тукталып калмыйсы иде. Бәлки, яңасы төзелгәч, Камал театры бинасы тәгаенләнер. Алдан ук чарасын күреп, бу проблеманы якын арада хәл итәргә кирәк.

Салих Сәйдәшев турында сүз чыккач, музыка белгече Эльмира Ханиева композитор тормышындагы «ак тап»ларны да барлап китте.

– Музейда эшләгәндә, Салих Сәйдәшев турындагы һәр мәгълүматны үз кулым аша үткәрдем. Мәсәлән, без аның Үзбәкстанда эшләгән чоры турында бернәрсә дә белмибез икән. Ул анда 1920–1928 елларда рәсми төстә татар театрының баш режиссеры булып эшләгән. Композитор үзе теләп Гражданнар сугышына китә, Төркестанда хезмәт итә. Шунда төрле музыка коралларында уйный. Кәрим Тинчурин чакыруы буенча 1922 елда Казанга кайта, әмма җәйләрен артистларны «ирек»кә җибәрү сәбәпле, алар төрле җирләргә таралыша. Салих Сәйдәшев та дуслары янына Үзбәкстанга китә. Кәттә-Курган шәһәрендә театр оештыра. Бик дәрәҗәле театр була ул.

Аның сүзенә кушылып, тәнкыйтьче, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова, бу фактларның һәрберсен интернет челтәренә кертә барырга кирәк, диде. Безгә сәнгать комиссиясе кирәк дип утыручыларга да аның җавабы бер булды.

– Бездә комиссияләр күп ул. Ниндиләре генә юк. Аларның эшләгәнен көтеп тын гына утырасы түгел. Фикер туплап, торып басарга да, һәрберебезгә ниндидер максат белән бер адым алга атларга кирәк. Аннан икенчесен. Шул вакытта без алга таба китә алырбыз. Эшләнәсе эшләрнең бик гадиләре, зур чыгымнар сорамый торганнары да бар. Безнең урамнарда радиолар Илһам Шакиров җырларын, Салих Сәйдәшев көйләрен яңгыратып торырга тиеш. Тавыш эффекты дигән әйбер зур роль уйный. Гел колакка ишетелеп торгач, кеше үзеннән-үзе тартыла башлый.

«Ил уллары» акциясен үткәрү өчен һәркем үзенчә яңалык эзли. Кооператив институтының мәдәният үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина да 15 февраль көнен төрле форматта үткәрергә тырыша. Быел ул Муса Җәлил белән Илһам абыйның яраткан ризыклары турында белешкән. Чулпан ханым аңа: «Әтием хатларында әнигә, синең пәрәмәчләреңне, өчпочмакларыңны, токмачлы ашыңны сагынам, дип яза торган иде», – дигән. Ә Илһам абый турында туган авылына шалтыратып ачыклаган: җырчының иң яраткан ризыгы кабак бәлеше белән токмачлы аш булган икән. Шул ризыкларны пешереп, шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, студентлар белән бик матур бәйрәм ясаганнар.

– Институт янында Муса Җәлил белән көрәштәшләре куелган «Батырлык» аллеясы ясадык. Шунда чаралар үткәргәндә, сыгылып басып торган егетләр янына киләм дә, батырлар кебек горур, төз басып торыгыз, дим. Шундук сыннарын турайталар. Бик яхшы тәэсир итә, – ди Флюра ханым.

Яңалыклар дигәннән, Рөстәм Сәрвәровның тәкъдиме бик саллы булды. Ул: «Татар конгрессы аша дөньяга сибелгән татарлар арасында Муса Җәлил сүзләренә язылган җырларга конкурс игълан итәргә кирәк. Аның бик аз шигырьләренә генә көйләр язылган бит. Җырлар аша исемен күбрәк, ераккарак тарата алыр идек», – диде.

Атналык дәвам итә. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә Муса Җәлил шигырьләре яңгырый. Иртә белән укучыларны Илһам абыйлары җырлап каршы ала. Радио-телевидениеләр, матбугат чаралары бу вакыйгага зур игътибар биреп, яңадан-яңа мәгълүматлар эзли. Мәдәният йортларында Муса Җәлил шигырьләреннән, Илһам Шакиров җырларыннан концертлар әзерләнә. Социаль челтәрләр бу көннәрдә бигрәк тә актив. Димәк, 15 февраль – бөтен дөньядагы татарларны берләштерә торган көн ул.

Катнашучыларның Муса Җәлил шигырьләрен укып яки яттан сөйләгән, Илһам Шакиров репертуарындагы җырларны башкарган, мәшһүр талантларыбыз турында истәлекләр белән уртаклашкан видеоязмаларын #татаруллары2023 дигән хештег куеп, үзләренең ВКонтакте (https://vk.com) социаль челтәрендәге шәхси битләрендә урнаштырырга чакырабыз. Өстәмә сораулар булган очракта [email protected] электрон почтасына мөрәҗәгать итә аласыз.

Фәния Әхмәтҗанова

Чыганак: vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*