tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарманда бүген “Илһам чишмәсе” төбәкара җыр бәйгесенең Гала-концерты уза
Сарманда бүген “Илһам чишмәсе” төбәкара җыр бәйгесенең Гала-концерты уза

Сарманда бүген “Илһам чишмәсе” төбәкара җыр бәйгесенең Гала-концерты уза

Аны быел төбәкара итеп оештырдылар. Чарага бик күп мәртәбәле кунаклар кайтканнар. Аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин каршы алды. “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе, филология фәннәре кандидаты Кадрия Идрисова; режиссер, “Оста” җәмгыяте генераль директоры Алмаз Нургалиев, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, якташ җырчыларыбыз Алина һәм Азат Кәримовлар, әлеге җыр бәйгесенең авторлары Миләүшә һәм Илдар Гамировлар составындагы мәртәбәле жюри иң элек бәйгедә катнашучылар өчен сайлап алу туры уздырды. Чарада катнашучыларны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева сәламләде.

Чыганак: sarman-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*