Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Чувашия Республикасына килде.
Комсомол авылында аны Чувашия Республикасы Мөселманнары диния идарәсе рәисе Мансур Хәйбуллов һәм Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Әгъзәм Шакиров каршы алдылар.
Бүген Чувашиядә 4 мәйданчыкта Республика ифтары уза. Бу мәйданчыклар үзара телекүпер белән тоташтырылган. Комсомол авылында Республика хатын-кызлар ифтары уза. Залда җәмәгать эшлеклеләре, мөгаллимнәр, ветеран укытучылар, МХОда хезмәт итүчеләрнең әниләре, хәләл җефетләре һәм башкалар җыелган.
Васил Шәйхразыев әлеге чарада катнашучыларны сәламләде һәм Рамазан ае белән тәбрикләде. Шулай ук кунакларны Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов сәламләде.