Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Шагыйрь Рәмис Аймәтнең «Мәңгелек сагыш» шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсе була
Шагыйрь Рәмис Аймәтнең «Мәңгелек сагыш» шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсе була

Шагыйрь Рәмис Аймәтнең «Мәңгелек сагыш» шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсе була

21 мартта 15.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил, Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты Рәмис Аймәтнең «Мәңгелек сагыш» дип исемләнгән яңа шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсе үткәрелә.

«Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән әлеге җыентыкта авторның соңгы елларда иҗат ителгән лирик һәм публицистик шигырьләре тупланган. Аларның күбесендә ул тел, милләт, вазгыять турындагы гамьнәре-уйланулары, шәхси күзәтүләре белән уртаклаша, заман, җәмгыять проблемаларын калкыта. Шәхси-сентименталь эчтәлекле шигырьләр шулай ук җыентыкның бизәге булып тора. Югары эстетик дәрәҗәдә иҗат ителгән шигырьләрдә эмоциональ-психологик кичерешләр фәлсәфә белән үрелеп килә», – диелә хәбәрдә.

Аның әйтүенчә, әдәби-музыкаль кичәдә Рәмис Аймәтнең шигырьләрен Галиәсгар Камал театры артистлары Дания НуруллинаИлнур Закиров, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, Казан театр училищесы студентлары һәм авторның үз укуында ишетергә мөмкин булачак. Чарага танылган әдәбият галимнәре Нурфия ЮсуповаЛәйсән Надыршина, китапның мөхәррире, шагыйрь Ленар Шәех, рәссамы Диләрә Нәүрүзова һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре чакырулы.

Китап тәкъдим итү кичәсендә Халыкара конкурслар лауреатлары Рәфинә ГаниуллинаИлгиз МөхетдиновДинар ШәрәфетдиновРөстәм Хөсәенов һәм Айзилә Зиннәтуллина башкаруында Рәмис Аймәт сүзләренә иҗат ителгән романслар, эстрада җырлары да яңгыраячак. Кичәгә килүчеләр шулай ук Рәмис Аймәт иҗатына багышланган күргәзмә белән дә таныша алачак. Чарага керү ирекле.

Тулырак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*