Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Чувашиядә Республика хатын-кызлар ифтары катнашучыларын сәламләде
Васил Шәйхразыев Чувашиядә Республика хатын-кызлар ифтары катнашучыларын сәламләде

Васил Шәйхразыев Чувашиядә Республика хатын-кызлар ифтары катнашучыларын сәламләде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Чувашия Республикасына килде.

Комсомол авылында аны Чувашия Республикасы Мөселманнары диния идарәсе рәисе Мансур Хәйбуллов һәм Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Әгъзәм Шакиров каршы алдылар.

Бүген Чувашиядә 4 мәйданчыкта Республика ифтары уза. Бу мәйданчыклар үзара телекүпер белән тоташтырылган. Комсомол авылында Республика хатын-кызлар ифтары уза. Залда җәмәгать эшлеклеләре, мөгаллимнәр, ветеран укытучылар, МХОда хезмәт итүчеләрнең әниләре, хәләл җефетләре һәм башкалар җыелган.

Васил Шәйхразыев әлеге чарада катнашучыларны сәламләде һәм Рамазан ае белән тәбрикләде. Шулай ук кунакларны Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов сәламләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*