tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Әлки районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган киңәшмә уздырды
Васил Шәйхразыев Әлки районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган киңәшмә уздырды

Васил Шәйхразыев Әлки районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган киңәшмә уздырды

6 июльдә Әлки районында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган “түгәрәк өстәл” узды. Әлеге чарада Нурлат, Спас, Аксубай районнары вәкилләре дә катнашты.

Иң элек кунакларны Базарлы Матактагы Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә ана телендә белем һәм тәрбия бирү үрнәкләре белән таныштырдылар. Балаларны туган телдә укыту-тәрбияләү алымнары хакында гимназия директоры Фәридә Яруллина сөйләде. Укучылар исә кунакларны ишек төбеннән үк татар, рус, чуаш, инглиз телләрендә сәламләп каршы алдылар. Аннан соң шул телләрдә ачык дәресләр дә  күрсәтелде. Монда шулай ук төрле түгәрәкләр эшчәнлеге, класстан тыш башкарыла торган эшләр белән дә танышырга мөмкин иде. Актлар залы сәхнәсендә исә гимназия укучылары  Галиәскәр Камалның “Беренче театр” спектакленнән өзек күрсәттеләр.

Фронтовик язучы һәм шагыйрь, якташыбыз Нәби Дәүли исемен йөртүче гимназиядә әдипнең музее да булдырылган. Анда язучының шәхси әйберләре,  төрле елларда нәшер ителгән китаплары саклана. Биредә шулай ук якташларыбыз Бикә Рәхимова, Әсрар Гали, Илгизәр Солтан кебек каләм осталары белән бәйле экспонатлар белән дә танышырга була.

Район башлыгы Александр Никошин Әлки якташлык җәмгыяте җитәкчесе Алсу Нәбиева ярдәме белән гимназия бинасы каршына Нәби Дәүлинең бюсты куелуның да  уку йорты һәм барлык әлкилеләр өчен олы шатлык булуын билгеләп узды.

“Каенкай” балалар бакчасы каршында олы абый-апаларын татар милли киемле балалар туган телдә сәламләде. Матур итеп татарча биеп тә күрсәттеләр. Әлеге мәктәпкәчә белем учреждениесендә тәрбия рус телендә алып барыла. Бирегә йөрүче  рус, чуаш һәм башка милләт балалары  рәхәтләнеп татар телен дә үзләштерә икән.  Кунаклар белән татарча сөйләшеп тә алдылар.

Балалар иҗат йортында исә фольклор төркемендә шөгыльләнүчеләр, агачтан төрле көнкүреш әйберләре ясаучылар, яшь рәссамнар остаханәләрендә булдык.

Район мәдәният йортында да кунакларны кызыклы очрашулар көтә иде. Фойеда Сихтермә-Хузангай авылыннан Петр Хузангай музее директоры Олег Мурзин, якташыбыз – күренекле чуаш халык шагыйренең иҗаты, татар әдипләре белән әдәби дуслыгы хакында сөйләп үтте, истәлекле экспонатлар белән таныштырды. Биредә шулай ук С.Лисенков исемендәге район музее хезмәткәрләре якташ артистларыбызның сәхнә киемнәрен күрсәттеләр. Музейда аларның күп кенә компакт дисклары да саклана икән.

“Түгәрәк өстәл” утырышы да җанлы, актив узды. Васил Шәйхразиев шундый форматта районнарда быел тугызынчы очрашу узуын билгеләп үтте. “Түгәрәк өстәл” эшендә, дүрт район делегациясеннән тыш, республиканың Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары, Халыклар дуслыгы йорты, Татарстан халыклары ассамблеясы, Иҗтимагый палата вәкилләре дә катнашты.

Васил Шәйхразиев, үзара аралашуга күчкәнче:

–Мин соңгы елларда Әлки районында берничә тапкыр булдым. Бу төбәкнең һәръяклап динамикалы үсешен кызыксынып  күзәтәм. Бүген дә без белем бирү учреждениеләрендә, Балалар иҗат йортында һәм район мәдәният йортында әлкилеләрнең күпме кызыклы эшләре, уңай тәҗрибәсе шаһиты булдык,–дип билгеләп үтте.

Очрашуда катнашучылар алдында район башлыгы Александр Никошин чыгыш ясады.

–Без соңгы елларда төрле сынаулар үтеп яшәргә мәҗбүрбез. Әмма, коронавирус чире күп ниятләребезгә чикләүләр кертүгә карамастан, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында районда ана телен өйрәнү, аңа хөрмәт уяту җәһәтеннән байтак эшләр башкарыла. Дөрес, әлегә  бу өлкәдәге уңышларыбыз канәгатьләнерлек түгел. Шулай да алга куйган бурычларыбызга ирешүгә ышанычыбыз зур,–диде район башлыгы.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дарья Хәлилова белем бирү һәм мәдәният оешмаларында  туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында башкарыла торган эшләр турында бәян итте.

–Районда татар балаларының 44 проценты туган телендә белем ала. Ә чуаш балаларының 61 проценты  чуаш телен фән буларак өйрәнә,–дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы.

Очрашуда катнашкан Спас, Аксубай, Нурлат районнары вәкилләре чыгышларыннан күренгәнчә, татар телен куллану даирәсен киңәйтү, аерым алганда, мәктәпләрдә һәм бакчаларда туган телдә укыту һәм тәрбия бирү, мәдәният оешмаларында ана телендә чаралар үткәрү буенча  эшлисе күп әле.

Премьер-министр урынбасары тагын бер проблеманы күтәрде. Бу катнаш гаиләләр мәсьәләсе. Мондый гаиләләрдә туган сабыйларның милләте билгеләнмәү очраклары күп. “Тора-бара бу җитди проблемага әверелергә мөмкин.  Катнаш гаиләләрдә ата-аналар балаларының кайсы милләттән буласын  алдан килешеп хәл итсен иде”,–ди Васил Шәйхразиев.

Күрше районнар катнашында Әлки җирендә узган әлеге сөйләшү туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләсендә яңа эшләргә этәрсен иде.

alki-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*