27-29 гыйнварда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Нарьян-Мар шәһәрендә булачак.
Биредә Милли Шура рәисенең Ненец автономияле округы губернаторы Юрий Бездудный белән очрашуы көтелә.
Шулай ук Нарьян-Мар шәһәрендә Төньяк-Көнбатыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу булачак.