tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россиянең күренекле дин әһелләре Сафаҗәй зиратында Хөсәен Фәезханов рухына дога кылды
Россиянең күренекле дин әһелләре Сафаҗәй зиратында Хөсәен Фәезханов рухына дога кылды

Россиянең күренекле дин әһелләре Сафаҗәй зиратында Хөсәен Фәезханов рухына дога кылды

Бүген Россиянең күренекле дин әһелләре Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылы зиратында мәгърифәтче Хөсәен Фәезханов рухына дога кылды.

Хөсәен Фәезханов кабере янында Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең урынбасары, «Мәдинә» нәшрият йорты генераль директоры Илдар хәзрәт Нуриманов Коръән укыды, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров дога кылды. Мәгърифәтчене искә алу чарасында Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Фәезханов исемендәге Ислам институты ректоры Фәнис хәзрәт Сәләхетдинов, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Мөнир хәзрәт Беюсов һәм башкалар катнашты.

Бүген Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылында «Фәезханов укулары» уза. Хөсәен Фәезхановның (1823-1866 ) 200 еллыгына багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференциядә Мәскәү, Түбән Новгород галимнәре һәм дин әһелләре катнаша. Чараны Россия мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.

Чыганак:tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*