tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада калфак һәм түбәтәй тегү буенча осталык дәресе узды
Уфада калфак һәм түбәтәй тегү буенча осталык дәресе узды

Уфада калфак һәм түбәтәй тегү буенча осталык дәресе узды

24 гыйнварда, Уфа “Нур” татар дәүләт театрының музеенда балалар студиясенең татар төркемендә шөгыльләнүче балалар һәм аларның ата-аналары өчен калфак һәм түбәтәй тегү буенча осталык дәресе узды.

Милли баш киемен тегү серләре белән “Сәхибҗамал” хатын-кызлар оешмасы вәкиле Рима Әминева уртаклашты. Очрашу тагын да фәһемлерәк булсын өчен эш вакытында милли көйләр яңгырап торуы планлаштырылган иде.

Бу эшне зур осталык белән кичә дәвамында баянчы, җырчы һәм композитор Салават Әхсәнов башкарды. Осталык дәресендә катнашучылар тегү эшләреннән тыш, җырладылар һәм биеп тә алдылар. Өйләренә әзер калфак-түбәтәйләр белән кайтып киттеләр. Чараны оештыручы – студия педагогы Айгуль Юльякшина.

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*