tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апас мөхтәсибәте татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре буенча дини җыен үткәрде
Апас мөхтәсибәте татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре буенча дини җыен үткәрде

Апас мөхтәсибәте татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре буенча дини җыен үткәрде

Раҗәб аеның 3нче көнендә (25нче гыйнварда), Апас районы мәдәният йортында “Халкыбызның чал тарихын, гореф-гадәтләребезне саклау – безнең бурыч” дип исемләнгән дини чара үткәрелде. Әлеге җыенда район мөселманнары, имамнар, абыстайлар, мөгаллимнәр, остабикәләр, көньяк-көнбатыш төбәге мөхтәсибләре катнашты. Алар белән бергә җыелышта Апас районы хакимияте башлыгы Айрат Җиһаншин, район имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Венера Сәгъдиева эшләде. Очрашуны хакимият һәм мәдәният йорты ярдәме белән Апас мөхтәсибәте оештырды.

2023нче елның Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителүен истә тотып, дини җыенда катнашучылар өчен бай программа әзерләнде. Кунаклар  өчен халкыбызның милли-мәдәни мирасын торгызу, гореф-гадәтләрне саклау темасына күргәзмә оештырылды. Җыенга шулай ук Буа театры җитәкчесе Раил Садриев килгән иде. Ул катнашучыларга күренекле дин галиме, мәгърифәтче, ишан Нургали Хәсәнов турында “Дәрвиш” моноспектаклен тәкъдим итте. Нургали Хәсәнов Апас районы Морзалар авылыннан чыккан шәхес булуы белән үзенчәлекле.

Җыенда катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде һәм имамнарның татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау бурычлары турында үтемле нәсыйхәтләрен җиткерде. Дин кардәшләребез алдында вәгазь белән Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан шәһәренең Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин чыгыш ясады. Шулай ук Апас районы туган якны өйрәнү музее директоры Рәмис Ногманов кызыклы мәгълүматлар белән таныштырып узды, “Болгар илендә Ислам кабул ителү” театральләштерелгән күренеше күрсәтелде, мөнәҗәтләр башкарылды.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*