Татарстан Республикасы Премьер-министры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Түбән Новгород өлкәсенә барачак.
Биредә мәчет төзелешенә таш салу һәм ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһаповка багышланган мемориаль такта ачу тантанасы планлаштырылган.
Шулай ук Түбән Новгородта 9 июльдә I Идел буе Сабантуе узачак. Милли бәйрәм елның төп милли мәдәни вакыйгаларының берсе. Шәһәрдә, Автозавод паркында, беренче тапкыр узачак бәйрәмгә 40тан артык төбәктән делегацияләр җыелачак.