tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти Татарстан хаҗиларының беренче төркемен каршы алды
Мөфти Татарстан хаҗиларының беренче төркемен каршы алды

Мөфти Татарстан хаҗиларының беренче төркемен каршы алды

Зөлхиҗҗә аеның 17нче көнендә (5нче июльдә), “ДУМ РТ Хаҗ” операторы белән хаҗ кылган Татарстан мөселманнарының беренче төркеме Казанга кайтты. Күркәм гадәт буенча, аларны Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортында якыннары, дуслары, гаилә әһелләре белән беррәттән, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм хаҗ операторы вәкилләре каршы алды.

Казанга кайту өчен 50 ватандашыбыз кичә Җиддә – Дубай – Казан маршруты буенча юлга кузгалды. Дубайдан очучы “Флайдубай” авиакомпаниясе очкычы Казанга бүген көндезге икенче яртыда төшеп утырды. Иң беренче булып туган җиргә әйләнеп кайтучы хаҗилар Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин һәм Нәзарәтнең “Хәләл” стандарт комитеты рәисе Габбас хәзрәт Шляпошников җитәкчелегендә изге җирләргә сәфәр кылды. Алар Казаннан 22нче июньдә кузгалып, изге җиргә Казан – Дубай – Мәдинә маршруты буенча барганнар иде.

Мөфти Камил хәзрәт очрашу барышында Хаҗга баруның тормышыбызда иң мөһим сәфәр булуын, аңа кеше гомер буе әзерләнүен, хаҗны мөмкинлегең булу белән үтәргә кирәклекне искә төшерде. Бүген беренче хаҗиларны каршы алуның әһәмиятен билгеләп, ул хәдис китерде: “Хаҗи кеше өйгә кайтып җиткәнче гөнаһсыз килеш үзе өчен яки башка берәр кеше өчен дога кылса, аның гөнаһлары да гафу ителер”.

– Шуңа беренче хаҗиларны сөенеп каршы алырга килдек. Сез беренче төркем. Аллаһы Тәгалә сезнең хаҗларыгызны кабул итсен, сез бүген сабый балалар кебек гөнаһсыз килеш өйләрегезгә кайтырсыз, хаҗ кылганнан соң кеше үзгәрергә тиеш, – дип Камил хәзрәт бүгеннән хаҗиларның туган җирләренә кайта башлавын, аларның барысының да сау-сәламәт булуын һәм барлык йолаларның җиренә җиткерелеп башкарылуын әйтте. Мөфти хәзрәт ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына, аерым алганда хаҗиларга медицина хезмәте күрсәткән 20 табибка аерым рәхмәт сүзләрен белдерде. Медпункт тәүлек әйләнәсе хаҗилар булган һәр җирдә эшләде: кунакханәдә дә, Мина һәм Мөздалифә үзәннәрендә. Табиблар барлык кирәкле медицина җиһазлары һәм медикаментлар белән тәэмин ителде.

2023нче елда “ДУМ РТ Хаҗ” компаниясе белән хаҗ кылу бәхетенә 1800 кеше иреште. Барлык хаҗилар да хаҗ гамәлләрен тиешле рәвештә үтәп чыкты һәм алар барысы да үзләрен яхшы хис итә. Сәфәрдә аларны шәригатьне һәм гарәп телен белүче тәҗрибәле җитәкчеләр озатып йөрде. Төркем җитәкчеләре хаҗ кылу кагыйдәләрен аңлатып йөрде һәм аларның иминлеге өчен җавап бирде. Шул ук вакытта, сәфәргә чыкканчы ук, барлык хаҗилар да Татарстан мәчетләрендә махсус курсларда белем өстәде. Имамнар лекцияләрдә Согуд Гарәбстаны кануннарын, хәнәфи мәзһәбе буенча хаҗ кылу тәртипләрен һәм хаҗ гамәлләрен аңлатты.

Быелгы хаҗилар җәмәгать белән илебезгә иминлек һәм тынычлык сорап, шулай ук махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче солдатлар өчен дога кылды.

Безнең хаҗилар өчен быел 4 төрле программа эшләнде. Алар бер-берсеннән әл-Хәрәм мәчетеннән ераклык һәм кунакханәнең дәрәҗәсе, сәфәр озынлыгы, маршрут (очкыч яки катнаш – очкыч+автобус), туклану (2 тапкыр яки швед өстәле), программага корбанның кертелүе һәм башка хезмәтләрнең булуы аерылып торды.

Хаҗиларның туган җирләренә әйләнеп кайтуы дәвам итә. Соңгы төркем 17нче июльдә кайтачак.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, 2023нче елда изге Мәккә җирләренә бөтен дөньядан 1,8 миллион кеше хаҗ кылырга килде. Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә кертелгән барлык чикләүләр быел бетерелде.

Источник: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*