tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Дуслык” һәм “Без-Тукай оныклары” – ТатАрчаҖәй төбәкара җәйге ял аланы
“Дуслык” һәм “Без-Тукай оныклары” – ТатАрчаҖәй төбәкара җәйге ял аланы

“Дуслык” һәм “Без-Тукай оныклары” – ТатАрчаҖәй төбәкара җәйге ял аланы

2023 нче елның 1 нче июленнән – 18 нче июленә кадәр Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте базасында Россия Федерациясе төбәкләреннән килгән укучылар өчен татар теле буенча сөйләм практикасын үстерү юнәлешендәге “ДУСЛЫК”, “БЕЗ-ТУКАЙ ОНЫКЛАРЫ” лагерьларын берләштерүче ТатАрчаҖәй төбәкара җәйге ял аланы эшли.

Лагерьдә Россиянең 29 төбәгеннән 235 бала ял итә. Пенза өлкәсе, Саратов, Новосибирск өлкәс, Чиләбе өлкәсе, Томск өлкәсе, Иркутск өлкәсе, Татарстан, Башкортстан, Мәскәү, Волгоград өлкәсе, Казахстан, Красноярск, Төмән, Свердловск өлкәсе, Әстерхан өлкәсен, Ставрополь крае, Омск өлкәсе, Пермь, Киров өлкәсе, Самара, Ульян өлкәсе, Удмурт республикасы, Мари Иле, Түбән Новгород өлкәсе.

Укучылар өчен мастер-класслар, остаханәләр оештырылды, күренекле шәхесләр, язучылар, тел галимнәре белән очрашулар, Габдулла Тукай эзләре буйлап сәяхәт оештырыла. Сменаның ачылышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Илгиз Халиков, төбәкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Гөлия Мусина һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*