tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Менделеевскида шәһәрнең беренче татар гимназиясе эскизларын күрсәттеләр
Менделеевскида шәһәрнең беренче татар гимназиясе эскизларын күрсәттеләр

Менделеевскида шәһәрнең беренче татар гимназиясе эскизларын күрсәттеләр

Менделеевскида «Мирас» татар гимназиясен төзү проектын гамәлгә ашыра башладылар. Ул капиталь ремонт башланган 7 нче шәһәр мәктәбе базасында ачылачак. Эшләрне башкаруга 89 млн сум акча бүлеп бирелә. Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев үзенең социаль челтәрдәге битендә эскизлар белән уртаклашкан.

«Ремонтны быел сентябрьдә тәмамларга ниятлиләр. Бу Менделеевскиның беренче татар гимназиясе булачак. Бигрәк тә Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында (Татарстанда Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән игълан ителде — иск. Т-и), туган телләрне саклау һәм үстерү темасына зур игътибар бирү безнең өчен мөһим», — дип билгеләп үткән Радмир Беляев.

Төзүчеләр бинаның эчке өлешен тулысынча яңартачак, спорт залын ремонтлаячак, тәрәзә һәм ишекләрне алыштырачак, янәшәдәге территорияне төзекләндерәчәк һәм фасадны тышлаячак, дип ниятләнә.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*