Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Мари Эл Республикасына килде.
Биредә Мари Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә XXIV Федераль Сабантуйга әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узачак. Шулай ук Мари Эл Республикасының татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән ифтар мәҗлесе планлаштырылган.