tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йошкар-Ола шәһәрендә XXIV Федераль Сабан туен оештыру комитеты утырышы узды
Йошкар-Ола шәһәрендә XXIV Федераль Сабан туен оештыру комитеты утырышы узды

Йошкар-Ола шәһәрендә XXIV Федераль Сабан туен оештыру комитеты утырышы узды

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Мари Эл Республикасына килде.

Биредә XXIV Федераль Сабантуйга әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды.

Чарада шулай ук Мари Эл Республикасы Хөкүмәте башлыгы Юрий Зайцев, Мари Эл Республикасының Мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министры Константин Иванов, Медведев муниципаль районы администрациясе башлыгы Денис Окулов, Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Аппараты җитәкчесе Фәрһад Латыйпов һ.б. катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 2022 нче елда Васил Шәйхразыев белән Мари Эл Республикасы Хөкүмәте башлыгы Юрий Зайцев 2024 елда XXIV Федераль Сабантуйны Мари Эл Республикасы башкаласы Йошкар-Олада уздырырга килешкәннәр иде.

Васил Шәйхразыев быел милли бәйрәмнәребезнең кайсы төбәкләрдә узачагы хакында сөйләде. Кемеровода үткәреләчәк Федераль Сабан туенда эстафета Йошкар-Олага тапшырылачак. Милли Шура рәисе Мари Эл республикасы башлыгын бәйрәмгә чакырды.

Утырышта җитәкчеләр XXIV Федераль Сабан туен 28-29 нчы июнь көннәрендә уздырырга дип фикер алышты. Үткәрү урыны итеп Медведево районында урнашкан ипподром тәкъдим ителә. Анда ат чабышлары уздыру, күпләп халыкны кабул итү өчен шартлар бар. Васил Шәйхразыев Сабан туена Мари Элга бер меңләп кунак киләчәген әйтте.

Аларны урнаштыру хәстәрен дә алдан күрергә кирәклеген белдерде. Мари Эл республикасы Мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министры Константин Иванов Сабан туе алдыннан Татарстан мәдәнияте көннәрен оештыру тәкъдимен җиткерде. Республикасы җитәкчелеге дә әлеге фикерне хуплый. Юрий Зайцев Сабан туен оештыру комитеты утырышларын даими үткәрергә кирәклеген дә искәртте. Ул Йошкар-Олада инде 2004 нче елда Федераль Сабан туе узганлыгын искә алды. Хәзерлек эшләрен бүгеннән үк башларга кирәк, диде Хөкүмәт рәисе.

Утырыштан соң анда катнашучылар Сабан туе узачак урынны карады. Медведево  ипподромның гомуми мәйданы 165 мең кв.м. Ул Йошкар-Оладан 3 км ераклыкта урнашкан. Сабан туе узасы урында кайбер үзгәрешләр кертеп, төзекләндерү эшләре алып барасы, бәйрәм өчен мәйданны әзерлисе, үзәк сәхнә төзисе бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*