tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Быелгы Ульяновск өлкәсендә, ифтар үз мәйданына 4000 нән артык дин-кадәшебезне җыйды

ВИДЕО: Быелгы Ульяновск өлкәсендә, ифтар үз мәйданына 4000 нән артык дин-кадәшебезне җыйды

Ифтар ашларын зурлап, күп халык катнашында уздыру Ульяновск өлкәсендә моннан 12 ел элек башланган иде. Беренче елны анда 60 кеше катнашкан булса, быелгы ифтар үз мәйданына 4000 нән артык дин-кадәшебезне җыйды.

Бу юлы ул төбәкнең “Сембер” эшмәкәрләр клубының 20 еллыгы белән бер көнгә туры килде. Шуңа күрә быелгы изге аш мәҗлесенә Удмуртия, Татарстан, Мордовия, Чувашия республикаларыннан, Пенза, Самара һәм Саратов өлкәләреннән дистәләгән эшмәкәр, татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм имамнар чакырылган.

Ифтар ашы башланганчы кунаклар Сембер-Ульяновск татарларының иҗтимагый тормышы һәм эшмәкәрлекне оештыру эшчәнлеге белән дә танышырга өлгерделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*