tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ярдәм” мәчетендә “Медиаифтар” үтте
“Ярдәм” мәчетендә “Медиаифтар” үтте

“Ярдәм” мәчетендә “Медиаифтар” үтте

Рамазан аеның 25нче көнендә (16нчы апрельдә) Казанның “Ярдәм” мәчете чатырында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында “Медиаифтар” узды.

Елдагыча журналистлар, блогерлар, таргет, интернет коммерция, SMM белгечләре, югары уку йортларында белем бирүче мөгаллимнәр тәҗрибәләре белән уртаклашты, килгән кунаклар биредә Рамазан ае барышы һәм аның төп үзенчәлекләре, хәйриячеләрнең һәм хезмәткәрләрнең тырышлыкларын күреп китте. Очрашуга күпләгән ветераннар журналистлар чакырылган иде, шулай ук “Ярдәм” мәчете мәхәлләсе һәм биредә тернәкләнү курслары узучы шәкертләр, Киров һәм Мәскәү районнарының инвалидлар оешмасы вәкилләре бар иде. Чатырда һәр көндәгечә 250ләп кеше ифтар кылды.

Каләм әһелләрен Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов сәламләде, республикада Рамазан аенда социаль башлангычларны тормышка ашыру, рухи тәрбия, игелеклелек, мәрхәмәтлелек кебек төшенчәләрне яктыртуга зур игътибар бирелүе өчен рәхмәтен белдерде. Шундый башлангычларның берсе – иң масштаблы социаль-хәйриячелек эшчәнлеге алып бару буенча “Ярдәм” мәчете үрнәк булып тора. Биредә көн саен 1200 ифтар ланч-бокслары әзерләп таратыла. Аны йөри алмаучы инвалидлар, үзе ашарга әзерли алмаучылар, караучысыз өлкәннәр, авыр тормыш хәлендә яшәүчеләр ала. Быел әлеге ярдәмне алучылар арасында чит илдән килгән студентлар саны 2-3 тапкырга артуын билгеләп үттеләр. Көн саен Студентлар авылында яшәүче 150ләп укучыга ифтар-бокслар тапшырыла. Ланч-бокс үз эченә тулы комплекслы кичке ашны күздә тота: салат, ит белән дөгедән яки карабодайдан пылау, камыр ризыгы, җиләк-җимешләр һ.б. Шулай итеп, “Ярдәм” мәчетендә һәм аның янындагы чатырда ризыкланучыларны кушып, көн саен 1700 кеше өчен ифтар кылу мөмкинлеге тудырыла дигән сүз. Ай дәвамында чатырда “Актив гаилә”, “Кояшлы балалар”, “Мамы Казани”, Казан шәһәренең һәр районыннан ветераннар җәмгыятьләре, инвалидлар оешмалары һ.б. вәкилләре була.

“Медиаифтар”ны оештыручылар да ветеран журналистларны хөрмәтләүгә зур игътибар бирде. Республика басмаларында, радио-телевидениедә озак еллар хезмәт куйган шәхесләр белән беррәттән танылган блогерлар җәмгыятьтә рухи-дини кыйммәтләрне үстерү, яшьләргә ислам тәрбиясе бирү, татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау һ.б. хакында фикер алышты. Үтемле үгет-нәсыйхәтләрен ТР Журналистлар берлегенең Казанда ветераннар советы җитәкчесе Гөлнирә Абдулла, РИИның журналистика кафедрасы мөдире, фән кандидаты, доцент Айгөл Гыйльманова җиткерде. 30дан артык массакүләм мәгълүмат чарасы вәкиле катнашкан кичәне танылган журналист Гамил Нур алып барды. “Рухи моң” иҗат берләшмәсе җитәкчесе, алып баручы Марсель Әхмәдуллин татар азанын әйтеп күрсәтте, күрмәүче имам Фәнис хәзрәт Мингәрәев татар һәм рус телләрендә вәгазь сөйләде. Очрашуга җыелучылар быел арабыздан киткән танылган телережиссер Рифат хаҗи Йосыпов рухына дога кылып таралышты.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*