tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Якутиядән килгән студент: Габдулла Тукай – бөтен Россия өчен бөек шагыйрь
Якутиядән килгән студент: Габдулла Тукай – бөтен Россия өчен бөек шагыйрь

Якутиядән килгән студент: Габдулла Тукай – бөтен Россия өчен бөек шагыйрь

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Тукайга багышланган чаралар ункөнлеге башланды.

КФУда Габдулла Тукайга багышланган чаралар ункөнлеге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы уздырган «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен» яшьләр фәнни-иҗади бәйгесе белән башланып китте. Якутиядән килгән студент Тукай – барлык Россия өчен бөек шагыйрь, дигән фикердә.

«Габдулла Тукай – татар халкы өчен генә түгел, ә бөтен Россия өчен бөек шагыйрь. Аның шигырьләренә үзенчәлекле ритмика хас. Миңа аеруча «Шүрәле» әкияте ошады», – дип сөйләде Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының беренче курс студенты Вячеслав Владимиров. Ул Тукайның «Милләткә» шигырен саха телендә сөйләде.

Казанга укырга килгәнче ул Габдулла Тукай иҗаты белән таныш булмаган, әмма туган ягында Якутиядә Тукайны беләләр, китапханәдә китаплары да бар, ди.

  • «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен» бәйгесе 2015 елдан үткәрелә. Быел биш номинация булды. «Без – Тукайлы халык» (Тукай шигырьләрен татарча сөйләү), «Татар теле – күңелем теле» (чит телле катнашучылар Тукай шигырьләрен татарча сөйли), «Тукай моңы – җиһанда» (Тукайның төрле телләргә тәрҗемә ителгән шигырьләрен сөйләү), «Тукай – безнең күңелдә» (Тукайга багышланган үз шигыреңне сөйләү), «Тукай иҗаты турында әйтер сүзем» (Тукай иҗатына кагылышлы фәнни-тикшеренү эшләре).

«Быел бәйгедә Татарстандагы югары, урта махсус белем бирүче уку йортларыннан тыш беренче тапкыр урта мәктәпләрдән, гимназияләрдән катнашучылар булды. Барлыгы 90нан артык гариза килде. Катнашучылар елдан-ел артып тора», – диде Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов.

Ачылыш тантанасына шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат чакырылган иде. «Туфан Миңнуллинның 2012 елның 27 апрелендә әйтеп калдырган сүзе бар: «Дәүләтсез халыкның дәүләте – ул шагыйрь». Тукай – ул безнең дәүләтебез», – диде Газинур Морат.

«Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен» дип язган 100 елдан артык элек безнең бөек шагыйребез Габдулла Тукай. Халык күңеленә үтеп керү, үзегез әйтергә теләгән фикерне яшьтәшләрегезгә җиткерү өчен халыкның нәрсә турында уйлаганын белергә кирәк – шул очракта гына без халыкны уята алабыз. Сез шушы бәйгегә килгәнсез икән, димәк, әйтер сүзегез, ниндидер ачышыгыз бар. Бу бик куанычлы күренеш», – диде Татарстан Мәгәриф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйзәтуллина.

Рамил Мирзаһитов Тукайга багышланган ункөнлек кысаларындагы чаралар белән таныштырды. 18 апрельдә Тукай музеенда татар әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Таһир Гыйләҗевнең шагыйрьгә багышланган монографиясе тәкъдим ителә. Казан мәгәриф бүлеге белән берлектә үткәрелгән Шәрәф Мөдәррис исемендәге яшь тәрҗемәчеләр конкурсына йомгак ясау ниятләнә.

Институтта эшләп килгән «Әллүки» иҗат берләшмәсенең зур чарасы һәм атна дәвамында Габдулла Тукай премиясе лауреатлары белән очрашу оештырылачак, диде Рамил Мирзаһитов.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*