Бүген, 28 май көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Әстерхан өлкәсенә юл тотты. Биредә 29нчы май көнне төрки халыкның борынгы бәйрәме – Сабан Туе узачак.
Чараның оештыручысы булып җирле хөкүмәт һәм Әстерхан өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе тора.
Быел Сабантуй өч мәйданчыкта узачак: Богдан Хмельницкий урамындагы «Дуслык Йорты»нда, Каңга һәм Җәмәле авыллары. Кунаклар өчен бай концерт программасы һәм күңел ачу чаралары әзерләнгән.
Бәйрәм сәгать 10: 00 башлана.