tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Әстерхан өлкәсенә бара
Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Әстерхан өлкәсенә бара

Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Әстерхан өлкәсенә бара

Бүген, 28 май көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Әстерхан өлкәсенә юл тотты. Биредә 29нчы май көнне төрки халыкның борынгы  бәйрәме – Сабан Туе узачак.

Чараның оештыручысы булып җирле хөкүмәт һәм Әстерхан өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе тора.

Быел Сабантуй өч мәйданчыкта узачак: Богдан Хмельницкий урамындагы «Дуслык Йорты»нда, Каңга һәм Җәмәле авыллары. Кунаклар өчен бай концерт программасы һәм күңел ачу чаралары әзерләнгән.

Бәйрәм сәгать 10: 00 башлана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*