tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!

КОТЛЫЙБЫЗ!

 Хөрмәтле Зилә Ардинат кызы!

 Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне күркәм юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйм.

Без Сезне татар халкының күңелен бөтен нечкәлеге белән сизгән, аның кайгыларын, шатлыкларын тоеп яшәгән милләтпәрвәр буларак беләбез. Безнең халык борынгы бабаларыбыздан якты мирас булып калган телен, моңын, күркәм бәйрәмнәрен, матур традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклап, олы бер милләт булып яши икән, моның нигезендә Сезнең кебек милләтебезнең уллары һәм кызлары тора.

Милләттәшләребез күпләп яшәгән Түбән Новгород өлкәсендә узучы милли бәйрәмнәр, Сабан туйлары, концертлар, фәнни-гамәли конференцияләр һәм иҗади бәйгеләр – барысы да Сезнең тырышлык һәм фидакарьлек нәтиҗәсе. Сез озак еллар дәвамында Түбән Новгород өлкәсендәге милли-мәдәни хәрәкәттә, бүгенге көндә Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте башкарма директоры, «Нижгар татарлары» журналының баш мөхәррире булып армый-талмый халкыбызга хезмәт иттегез һәм бүген дә милләтебезгә хезмәт итәсез. Әлеге изге гамәлләрегез белән Сез халкыбызның хөрмәтен казандыгыз һәм без Сезгә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Мөхтәрәм Зилә Ардинат кызы! Гомер бәйрәмегез белән тагын бер кат ихлас тәбрикләп, киләчәктә дә милләтебезгә озак еллар дәвамында хезмәт итүегезне телибез. Сезгә эшегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм җан тынычлыгы телим.

 

Олы ихтирам белән,

 Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,

Бөтендөнья татар конгрессының  Милли Шура рәисе 

                                                             В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*