Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Санкт-Петербургка бара.
Милли Шура рәисе 2020нче елда Санкт-Петербург шәһәре Хөкүмәте тарафыннан Татар милли-мәдәни автономиясе өчен бүлеп бирелгән бинаны төзекләндерү эшләре белән танышачак. Биредә Татар мәдәни үзәге булдыру планлаштырыла.