tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти Алабугада “Изге Коръән дөньясында” күргәзмәсен ачты
Мөфти Алабугада “Изге Коръән дөньясында” күргәзмәсен ачты

Мөфти Алабугада “Изге Коръән дөньясында” күргәзмәсен ачты

Бүген – Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында тарихи вакыйга: биредә Сирәк тупланмалар галереясендә Татарстан мөфтие нәзарәт белән берлектә оештырылган Коръәннәр күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап, Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына әзерлек уңаеннан оештырылды. Ул шәһәрнең тарихи өлешендә – элек Декоратив-гамәли сәнгать музей-остаханәсе урнашкан бинада урын алды. Әлеге күргәзмә изге җомгада Рәгаиб кичәсе көнендә көнендә ачылуы белән үзенчәлекле.

“Изге Коръән дөньясында” күргәзмәсе төп ике шәхси коллекциядән тупланды – күпчелек Коръәннәр Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Коръәннең кулъязма вариантларын күчереп язучы, реставратор Дамир Әхмәтгалиев тарафыннан җыелды. Мондый күргәзмә Алабуга шәһәрендә беренче тапкыр оештырылды. Күргәзмәдә VII гасырдан алып XXI гасырга кадәр таралган Коръәннәрне һәм Коръән битләренең күчермәләрен күрергә мөмкин.

Әлеге чара Казанның Галиев мәчете мөәзине Сәидкамал хәзрәт башкаруында Коръән аятьләре уку белән башланып китте.

Аннары Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко сүз алды һәм күргәзмәнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. “Без, мөфтинең хәер-фатыйхасын алып, аның белән киңәшләшеп эшләдек. Без мөфтияттә булганда, ул үзенең бай китапханәсендә саклана торган Коръәннәр белән таныштырды һәм мин, оялып кына, аннан бу китапларны күргәзмәгә куярга сорадым. Камил хәзрәт бик теләп бу проектта катнашырга теләк белдерде. Без хәзер туристларга бик теләп бу Коръәннәрне күрсәтә алабыз. Алар ничек язылган, басылган, ничек таралган – биредә бик күп кызыклы фактлар белән танышырга мөмкин”, – диде Гөлзада Руденко, мөфтигә һәм районның имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдиновка рәхмәт белдереп. Якын арада әлеге күргәзмә белән мәктәп балалары, күрше-тирә шәһәрләрдә яшәүчеләр танышачак.

Гөлзадә Рәкыйп кызы проектта актив катнашкан шәхесләргә, шул исәптән Татарстан мөфтиенә истәлек итеп чигелгән татар түбәтәйләре бүләк итте.

Мөфти хәзрәт үзенең чыгышында, хәзерге вакытта Раҗәб ае баруын ассызыклап, озакламый Коръән иңгән ай – Рамазан ае җитүен әйтеп үтте. Камил хәзрәт, Коръән белән бәйле әйберләрнең бөек булуы сәбәпле, күңелләребезгә Коръән кереп урнашуын теләп, әлеге күргәзмәнең Коръән белән кызыксынуга этәргеч ясаячагына ышаныч белдерде. Мөфти, Татарстан нәзарәте төрле елларда әзерләп бастырган Коръәннәрне һәм  “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасын, бер зур биттә язылган Коръәнне рәсми рәвештә музейга тапшырып, бүләк итеп бирү актын имзалады.

Алга таба күргәзмә ачылышында катнашучыларны Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Исмәт Эрикан сәламләде. “Без биредә бик күп Коръәннәрне күрәбез. Аның нинди тышлыкта булуы мөһим түгел, ә китапта ниләр язылганын аңлау мөһим. Бигрәк тә Камил хәзрәткә шәхси коллекциясеннән өлеш чыгарганы рәхмәт белдерәсем килә, мин монда Төркиядә басылган Коръәннәрне дә күрдем”, – диде ул.

Камил хәзрәт Сәмигуллин музей-тыюлыкта узучы күргәзмәгә төрле җирлекләрдә басылган 32 факсимильле һәм басма Коръәннәрне, тулы бер Коръән сыйган зур плакатны тапшырды. Шунысын да әйтергә кирәк, Нәзарәт тарафыннан нәшер ителгән Коръән китаплары Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы фондында калачак.

Экспозициядә шулай ук Дамир Әхмәтгалиев күчереп язган Коръән битләре урын алган. Ул киҗе-мамык биттә һәм тиредә хиҗази һәм куфи язулары белән язылган. Күчереп язылган Коръәннәрнең төп нөсхәләре Андалусия (Испания), Төньяк һәм Үзәк Африка (Мисыр, Гыйрак, Иран, Сүрия), Урта Азия, Һиндстан, Кытай, Малай ярымутравы, Россия (Дагыстан) музей җыелмаларында һәм шәхси коллекцияләрендә саклана. Күргәзмәгә килүчеләр VII гасыр ахырыннан безнең көннәргә кадәр Коръәннәрнең язуы һәм бизәлеше ничек үзгәргәнен белә ала.

Сирәк коллекцияләр галереясен Россиянең, киләчәктә бөтен дөньяның төрле шәхси коллекцияләре белән баету күздә тотыла. Алабугада “Изге Коръән дөньясында” күргәзмәсе алты ай дәвамында эшләячәк.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*