tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыевның Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлавы
Васил Шәйхразыевның Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлавы

Васил Шәйхразыевның Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән ихластан тәбрик итәм. 23 февраль ул – батырлык, намус hәм кыюлык бәйрәме. Әлеге бәйрәм үз халкына, илебез иминлеге өчен хезмәт итүче батыр кешеләргә карата тиешле хөрмәт, ихтирам йөзеннән озак еллар дәвамында билгеләп үтелә. Тарихның төрле чорларында әлеге бәйрәмнең атамасы үзгәрсә дә, аның асылы үзгәрмәде. Һәр кеше илебез иминлеге, милләтебез үсеше өчен үз өлешен кертә, Ватан алдында изге бурычын үти. Шуңа күрә Ватанны саклаучылар көне чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәме.

Кадерле дуслар, тынычлык сагында торучы батыр затларыбыз, илебез ишекләрен сугыш афәтләре какмасын, күгебез һәрвакыт имин булсын. Барыгызга да саулык-сәламәтлек һәм уңышлар телим.

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе                                                               В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*