Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Төньяк Кавказ Федераль округына эш сәфәре дәвам итә. Бүген ул Чечен Республикасында очрашуларны тәмамлап, Кабарда-Балкар Республикасына китте.
Берничә сәгатьтән Милли Шура рәисе Нальчик шәһәрендә Кабарда-Балкар Республикасына кергән татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашачак. Утырышта 2023 елга нәтиҗәләр ясалачак һәм 2024 елга планнар билгеләнәчәк.