tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Нальчик шәһәрендә татарлар белән очрашты
Милли Шура рәисе Нальчик шәһәрендә татарлар белән очрашты

Милли Шура рәисе Нальчик шәһәрендә татарлар белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның  Төньяк Кавказ Федераль округына сәфәре дәвам итә. Бүген ул кичке якта Чечен Республикасына сәфәрен төгәлләп, Кабарда-Балкар Республикасына килде.

Милли Шура рәисе Нальчик шәһәрендә Кабарда-Балкар Республикасындагы татар активы белән очрашу уздырды. Мондый чара биредә әле беренче тапкыр үткәрелә.

Васил Шәйхразыев милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессының тарихы, оешма тарафыннан тормышка ашырыла торган проектлар турында сөйләде. 2018 нче елдан бирле Федераль округларда җыеннар оештырылуы турында әйтте. 45 чит илдә, шулай ук Камчаткадан алып Калининградка кадәр илнең барлык төбәкләрендә дә диярлек татар оешмалары булуын ассызыклады. Кабарда-Балкар Республикасындагы татарлар белән дә телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен үзара хезмәттәшлекне арттырырга кирәк дип белдерде.

Милли Шура рәисе үз чыгышында 2024 елны ил башлыгы Владимир Путинның “Гаилә елы” дип игълан итүен, ә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан  “Шәхесләр елы” дип игълан ителүен әйтте. Шул уңайдан, ел дәвамында күптөрле чаралар оештырылачак.

Васил Шәйхразыев март аенда узачак Россия Федерациясе Президенты сайлауларының мөһимлеген ассызыклап үтте. “Илебезнең киләчәк язмышы өчен бу җаваплы көннәр. Чөнки алдагы тормышыбыз безнең актив гражданлык позициясенә бәйле,”-диде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*