tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәтнең «Хәләл» стандарты комитеты Мәккәдәге I Хәләл форумда катнаша
Нәзарәтнең «Хәләл» стандарты комитеты Мәккәдәге I Хәләл форумда катнаша

Нәзарәтнең «Хәләл» стандарты комитеты Мәккәдәге I Хәләл форумда катнаша

22-25 гыйнварда Согуд Гарәбстанының Мәккә шәһәрендә I Хәләл форум уза. Анда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты рәисе Аббяс хәзрәт Шляпошников катнаша. Форумда Россияне Татарстан Республикасы тәкъдим итә. Форумны Islamic Chamber Halal Services (ICHalal) һәм Manafea оештыра.

Аббяс хәзрәт Шляпошников форумның хәләл индустриядәге уңышлы модельләргә һәм чит илләрнең тематик тикшеренүләренә багышланган беренче панель дискуссиясендә чыгыш ясады. Ул игътибарны, 2024 елның 14-19 маенда Казанда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» 2024 XV Халыкара икътисади форумына юнәлтеп, әлеге зур чарада катнашырга чакырды.

Аббяс хәзрәт комитетның максатлары һәм бурычлары, Россиядә «Хәләл» стандартларын кертү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул билгеләп үткәнчә, Комитет Россиядә беренче булып “Продукция һәм хезмәтләрнең Ислам кануннарына туры килүен ачыклаучы ирекле сертификация системасын” эшләгән һәм Техник җайга һәм метрология буенча федераль агентлыкта (Росстандарт) теркәгән.

А.Шляпошников сүзләренчә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты Россия мөселманнарының «Хәләл» билгесе куелган продукцияне курыкмыйча сатып алуы һәм аның сыйфатына карата шик тумасын өчен барысын да эшли. Комитет предприятиеләрдә барлык хәләл стандартларын үтәүгә катгый карый. Моны аның Россия төбәкләрендәге партнерлары раслый. Комитетның билгесеен таныйлар, мөселманнар бу билге куелган продукциягә ышана. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, комитет сертификация уздырган 13 предприятиенең хәләл продукцияне чит илләргә чыгару тәҗрибәсе бар.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, Мәккәдәге I Хәләл форум мөселман җәмгыяте өчен иң яхшы хәләл хезмәтләр һәм продуктларны тәкъдим итүче комплекслы платформа булып тора. Форум кысаларында семинарлар, дискуссия төркемнәре оештырыла һәм төрле секторларда партнерлык мөнәсәбәтләрен һәм хезмәттәшлекне җайга салу мөмкинлекләре барлана.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*