tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Гребенская авылы мәчете белән танышты
Васил Шәйхразыев Гребенская авылы мәчете белән танышты

Васил Шәйхразыев Гребенская авылы мәчете белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Чечен Республикасына сәфәре барышында Шелковский районындагы татарлар яши торган Гребенская авылында булды. Биредә 9 мең кеше яши. Шуларның 1 мең 200 татарлар. Үзләренең мәчетләре дә эшләп килә. Милли Шура рәисе мәчет белән танышты.

Гребенская авылы мәчете үз ишекләрен 2005 нче елда ача. Аны сафка бастыруда татарларга Чечен Республикасының беренче Президенты Әхмәт Кадыйров үзе булышкан.

Васил Шәйхразыев биредәге милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан татар дин әһелләре белән алып барылган эшчәнлек, форумнар турында сөйләде. Мәчеткә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән Коръән китабын бүләк итте.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*