tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Чечен Республикасында татарлар белән очрашты
Милли Шура рәисе Чечен Республикасында татарлар белән очрашты

Милли Шура рәисе Чечен Республикасында татарлар белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Чечен Республикасының Шелковский районында татарлар белән утырыш уздырды. Бу әле шундый беренче очрашу. Биредә Гребенская авылыннан да татарлар килгән иде. Әлеге авылда 9 мең кеше яши. Шуларның 1 мең 200 татарлар. Үзләренең мәчетләре дә эшләп килә.

Васил Шәйхразыев очрашуга килгән милләттәшләрне сәламләп, Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллык тарихы, оешма тарафыннан тормышка ашырыла торган мөһим проектлар белән таныштырды. 45 чит илдә һәм Россиянең барлык төбәкләрендә диярлек татар оешмалары булуын, алар белән бергәләп телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау буенча эшчәнлек алып барылуы хакында сөйләде.

Ул 2024 нче елны Бөтендөнья татар конгрессы “Шәхесләр елы” дип игълан итүен, ә Россия Президенты тарафыннан илдә “Гаилә елы” дип билгеләнүен җиткерде. Шул уңайдан, Татарстанда ел дәвамында шәхесләрне һәм үрнәк гаиләләрне барлау буенча күптөрле чаралар узачак, диде.

Милли Шура рәисе милләттәшләребездән төзелгән делегацияне Казанга кунакка чакырды. Конгресс тарафыннан оештырылган чараларда катнашырга, тәҗрибә тупларга өндәде. Ул үзара хезмәттәшлек итү өчен татар оешмасын булдыру кирәклеген дә ассызыклады.

Васил Шәйхразыев тиздән тагын килербез, китаплар һәм дәреслекләр белән дә тәэмин итәргә булышырбыз, диде. Совет чорында уздырылып та, соңыннан тукталып калган Сабантуй бәйрәмнәрен дә бергәләп оештыракбыз дип белдерде.

Очрашуда катнашкан татарлар әлеге фикерне хуплады һәм татар оешмасын булдырырга теләүләрен җиткерделәр. Утырышта үзләре арасыннан оешмага җитәкчене дә бер тавыштан сайлап куйдылар. Төбәктә яшәүче татарлар чарага җыелучылар алдында үзләренең чыгышларын да тәкъдим итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*