Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетында “Каз өмәсе” бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Халкыбызның борынгыдан сакланып килгән гореф- гадәтләре бүгенге көндә дә татар авылларының җылы йортларында, күмәк каз өмәләрендә сакланып килә.
Тантаналы чарага килгән кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.
– Каз өмәләре халкыбызның гореф-гадәтләре тарихында мөһим урын алып тора, ә әлеге фестиваль -милләтебезнең үзенчәлеген саклаучы чарага әйләнә. Берничә елдан соң “Каз өмәсе” фестиваль-бәйгесе һәм “татар казы” бренды илебездә, соңрак дөньякүләм дәрәҗәдә танылыр, – дип ассызыклады Милли Шурасы рәисе.
Тантаналы чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.
– “Каз өмәсе” фестиваленә килгән эшләрне караганда шуңа игътибар иттек: яшьләребез дә, олы буын белән беррәттән, гореф-гадәтләребезгә битараф булып калмыйча, әлеге хәрәкәттә катнаша. Татар гаиләләренең килен-кызлары матур традицияләрне саклап киләләр. Яшь буын белән “татар казы” брендын үстерү юнәлешендә эшләү аерым бер индустрия барлыкка китерүенә ышанабыз, – диде ул.
Катнашучылар тарафыннан әлеге бәйге- фестивальгә каз өмәсенә багышланган видеоматериаллар, шигырь һәм җырлар, бию һәм сәхнәләштерелгән композицияләр, каз-үрдәктән пешерелгән татар халык ашлары рецептлары, каурый һәм канатны эшкәртеп ясалган халык кәсепләре эшләнмәләре һ.б. тәкъдим ителде. Барлыгы 7 номинация.
-Ике ай дәвамында уздырылган бәйгегә 600дән артык эш кабул иттек. Татарстаннан, Башкортстан Республикасыннан, Оренбург һәм Төмән өлкәләреннән, Ульяновск һәм Самара якларыннан, Ханты -Мансийск автоном округыннан катнашучыларыбыз булды, – дип билгеләп үтте Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.
Чара барышында кунакларга бәйгедә җиңүчеләрнең видеоязмалары күрсәтелде, әңгәмә каз өмәләре хакында матур хатирәләр белән үрелеп барды.
I Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале-бәйгесенең гран-при иясе Минзәлә районыннан Хәмдия Гыйзамова булды.
Җиңүчеләр исемлеге түбәндәгечә:
- Каз өмәләренә багышланган видеоматериаллар, шигырь һәм җырлар, бию һәм сәхнәләштерелгән композицияләр
I урын – Ибраһимов Булат Хәким улы (ТР, Казан шәһәре)
I урын – Нәбиуллина Люиза Тимерхан кызы (ТР, Тәтеш районы)
II урын – Фасхеева Альбина Анатолий кызы (ТР, Балтач районы)
III урын – Латыйпова Гөлфәрия Миннегали кызы (Ульян өлкәсе, Сенгилей районы)
III урын – Габделхакова Сәлимә Зиннәт кызы (ТР, Балтач районы)
III урын – Гатина Фәимә Гариф кызы (ТР, Аксубай районы)
2. Каз-үрдәктән пешерелгән татар халык ашлары
I урын – Бәшировлар гаилә крестьян фермасы (ТР, Мөслим районы)
II урын – Имашева Лидия Ринат кызы (Оренбург өлкәсе, Саракташ районы)
II урын – Нуретдинова Флүрә Миннемөхәмәт кызы (БР, Туймазы районы)
III урын – Хәйруллина Гөлшат Мидхәт кызы (Самара өлкәсе, Похвистнево районы, Гали авылы)
III урын – Мөслим политехник техникумы (ТР, Мөслим районы)
3. Каз-үрдәк мамыгыннан ястык-мендәрләр тутыру һәм матур итеп чигелеш белән тәэмин итү
I урын – Абдрахманова Фатыйма Хөснулхак кызы (Оренбург өлкәсе, Саракташ районы)
II урын – Абдуллина Сәһирә Гариф кызы (ТР, Мөслим районы)
4. Каз-үрдәк каурый һәм канатларыннан эшләнелгән халык кәсепләре эшләнмәләре
II урын – Мотыйгуллина Вәсилә Илгиз кызы (ТР, Арча районы)
5. Каз һәм үрдәк продукцияләрен яңа дизайн форматта халыкка тәкъдим итү ысуллары
I урын – Кама сәнгать һәм дизайн институты (Укытучы: Абызова Ю.А.) (ТР, Яр Чаллы шәһәре)
II урын – Кама сәнгать һәм дизайн институты (Укытучы: Букина Л.Р.) (ТР, Яр Чаллы шәһәре)
6. Яңа технологияләр нигезендә эшкәртелгән каз-үрдәк продукциясе конкурсы
I урын – Хәмәдишин Ирек Шакирҗан улы (ТР, Мөслим районы)
II урын – Зәйнуллина Исмегөл Хәбибрахман кызы (ТР, Саба районы)
III урын – Гайнуллина Минзәлә Гиният кызы (Оренбург өлкәсе, Переволот районы)
7. Күпләп каз-үрдәк асраучы гаилә һәм фермерларның туй казларын, тере ата һәм ана казларны милли киемгә киендерү бәйгесе
III урын – Хант-Манси — Югра автономияле округы Советский шәһәре татарлар автономиясенең “Сердәшләр” төркеме
Кызыксындыру бүләге
ТӨМӘН ӨЛКӘСЕ ЯЛУТОР РАЙОНЫ АСЛАНА ТАТАР МӘДӘНИЯТ ҮЗӘГЕНЕҢ ФОЛЬКЛОР-ЭТНОГРАФИК “ТАМАША” КОЛЛЕКТИВЫ
Нигамәтҗанов Фаиз Шәмси улы (ТР, Саба районы)
Ләйсән Хәерова