tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан яшьләре «Акыл фабрикасы» белем бирү форумында яңа белемнәр ала алачак
Казан яшьләре «Акыл фабрикасы» белем бирү форумында яңа белемнәр ала алачак

Казан яшьләре «Акыл фабрикасы» белем бирү форумында яңа белемнәр ала алачак

12-нче ноябрьдән 14-нче ноябрьгә кадәр Казанда «Акыл фабрикасы» республика белем бирү форумы узачак.

Чараның максаты – иҗтимагый файдалы яшьләр проектлары идеяләрен булдыру өчен, алга таба аларны киңәйтү һәм тарату максатларында, ике телле белем бирү-гамәли һәм аралашу өчен мәйданчык булдыру. Форум Татарстанның ике дәүләт телендә узачак. «Акыл фабрикасы» Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә татар яшьләре форумы тарафыннан оештырыла.

Форум программасы дүрт тематик блокка бүленгән: IT һәм татар проектлары, заманча мәгариф, маркетинг һәм этномәдәни проектларны алга сөрү, мәдәният һәм урбанистика. Катнашучылар ​ТР Милли китапханәсендә һәм «Смена» мәдәни үзәгендә экспертлардан лекцияләр тыңлаячак, һөнәри остаханәләрдә белем алачак, дискуссияләрдә һәм воркшопларда катнашачак, кейслар чишәчәк.

Чараларда теләгән һәркем катнаша ала, әмма урыннар саны чикләнгән – теркәлү һәм коронавирус йогышын таратмау буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең таләпләрен үтәү кирәк. Тулырак программа һәм теркәлү өчен форма Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында урнаштырылган.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*