tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Авылым чишмәләре” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү чарасы узачак
“Авылым чишмәләре” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү чарасы узачак

“Авылым чишмәләре” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү чарасы узачак

Бөтендөнья татар конгрессы “Татарлар” газетасы  белән берлектә оештырган “Авылым чишмәләре” конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү 17 нче ноябрьдә  көндезге сәгать 12.00 дә үтәчәк. Җиңүчеләрне һәм бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатына лаек булучыларны Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 38/5 йорты адресы буенча көтеп калабыз.

Исегезгә төшерәбез, бәйге 2021 нче елның 30 нчы августыннан алып 20 нче сентябренә кадәр дәвам итте. Анда Татарстан һәм Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез актив катнашты. Барлыгы 152 эш килде. Конкурс “Инстаграм” һәм “Инша” номинацияләре буенча уздырылды.

“Авылым чишмәләре” конкурсының “Инстаграм” номинациясендә җиңүчеләр:

I нче урын – Әлфия Минһаҗева ( Югары Ослан районы, Югары Ослан авылы, 57 яшь)

II нче урын – Фирүзә Мансурова ( Теләче районы, Олы Мәтәскә авылы, 26 яшь)

III нче урын – Рәзилә Мөхәммәтрәхимова (Балык Бистәсе районы, Яңа Арыш авылы)

III нче урын – Гөлнәзирә Әүһәдиева ( Саба районы, Кызыл Мишә авылы, 46 яшь)

“Авылым чишмәләре” конкурсының “Инша” номинациясендә җиңүчеләр:

I нче урын – Алсу Дияр (Мамадыш районы)

II нче урын – Роза Яһудина (Яшел Үзән районы)

III нче урын – Розалия Әскәрова ( Азнакай районы)

III нче урын – Саймә Морзаханова ( Самара өлкәсе, Гали авылы)

ГРАН-ПРИга Рәвия Фәрхитова (Башкортстан, Туймазы районы, Туктагол авылы, 59 яшь) лаек булды.

Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларына лаек булучылар:

Лилия Хөснуллина (Чирмешән районы)

Фирдәвес Яруллина ( Биектау районы)

Энҗе Хөсәенова ( Балтач районы)

Гөлүсә Әхмәдуллина (Балык Бистәсе районы)

Римма Галиуллина (Самара өлкәсе, Камышлы районы)

Румия Ишмаева (Пенза өлкәсе, Әләзән авылы)

Рәсим Мохтаров ( Чүпрәле районы)

Ләлә Ситдыйкова ( Әлмәт районы)

Фәридә һәм Фәрит Каюмовлар ( Әгерҗе районы)

Алисә Ахунова ( Арча районы)

Барлык җиңүчеләрне дә чын күңелдән котлыйбыз һәм 17 нче ноябрьдә 12.00 сәгатьтә бүләкләү чарасында көтеп калабыз. Чарага килү-килмәү хакында инстаграмда урнаштырылган язма астында хәбәр итүегез сорала.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*