Кичә, 9 февраль, Кемерово шәһәренә эшлекле сәфәр кысаларында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев белән очрашты.
Яклар Кемеровода IV Халыкара шахтерлар Сабантуен уздыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Татарстан белән Кузбасс арасындагы милләтара дуслык елдан-ел көчәя бара.